Газетага язылу

Бу атнада Казанда “ТАЙМ” Россия-Һиндстан бизнес-форумы узачак

Бу атнада Казанда “ТАЙМ” II Россия-Һиндстан бизнес-форумы узачак. Былтыр тәүге тапкыр үткәрелгән чарада 3,3 меңнән артык кеше катнашкан.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте. “2025 елда үткәрелгән тәүге “ТАЙМ” нәтиҗәләре куанычлы. Анда 3387 кеше катнашты. Шул исәптән, Һиндстанның 22 административ бүленешеннән, Россиянең 35 төбәгеннән катнашучылар бар иде. Быел да күрсәткечләр моннан ким булмаячак дип өметләнәбез”, – диде ул. Талия Миңнуллина әйтүенчә, былтыр “ТАЙМ” кысасында 19 килешү төзелгән. Тугыз юнәлеш буенча барлыгы 15 сессия узган. Аларда 100 гә якын спикер чыгыш ясаган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре