Газетага язылу

Бу нинди сүз: фәндемия

Телебездә яңа сүзләр каян килеп чыга да ничек ясала? Әлеге сорауга җавапны эзләүне дәвам итәбез. Бу эштә безгә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова ярдәм итә.

Коронавирус пандемиясе турында сөйләргә җыена икән, дип ялгышмасын укучы. Пандемия күптән үтте. Үтте дә аның артыннан күктә калган йолдыз койрыгы кебек эз калды. Әйе, мондый җитди вакыйга телдә үз эзен калдырмыйча үтә алмый. Төрле телләрдә ковидиот, догшеринг, карантикулы, корониалы кебек сәер һәм кызык сүзләр барлыкка килде. Татар телендә боларның һәммәсе дә кулланылмаса да, ныклап тамырланганнары да булды. «30 марттан Татарстан үзизоляция режимына күчте», – дип язды «Ватаным Татарстан» 2020 елның мартында. Ә инде 2022 елда үзизоляция «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә баш сүз буларак урын алды.

Ләкин телдәге үзгәрешләр сүзләр дәрәҗәсе белән генә чикләнмәде, сүз ясалышына да үтеп керде, яңа сүзләр барлыкка килде. Бу –  табигый күренеш. Мәсәлән, эпидемия һәм пандемия сүзләре медикларга күптән таныш иде. Беренчесе грекча epi ‘арасында’ һәм demos ‘халык’ сүзеннән алынган, ‘киң таралган йогышлы авыру’ мәгънәсендә кулланыла. Пандемия сүзе грекча pandemia ‘бөтен халык’ сүзеннән килә һәм ‘бер яки берничә илнең, кыйтганың халкына таралган эпидемия’ мәгънәсен, ягъни авыру таралышының иң куркыныч дәрәҗәсен белдерә.

 

Инфодемия (infodemic) сүзе шулар калыбында махсус уйлап табыла һәм башта инглиз теленең Оксфорд сүзлегендә теркәлә. Ул эпидемия турында төрле, еш кына нигезсез, халыкны борчый торган мәгълүматның медиада тиз һәм контрольсез рәвештә таралуын белдерә һәм барлык телләрдә диярлек кулланыла. Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы инфодемияне эпидемия кебек үк куркыныч дип бәяли.

Татар телендә дә әлеге калып нигезендә барлыкка килгән сүз бар –фәндемия. Ул да махсус уйлап табылганга охшый. Әлегә бу сүзне актив дип әйтеп булмый, шулай да укучыны кызыксындырыр дип уйлыйм. Уйлап табучылар башка мәгънә күздә тотсалар да, аның ясалыш мантыйгыннан ‘фәннең тоталь рәвештә һәрбер тармакка, өлкәгә үтеп керүе, тыелгысыз үсүе’ мәгънәcе килеп чыга. Башкача әйтсәк, бу сүз киң таралуын, һәркемгә «йогу»ын белдерә. Хәзерге моментта фән казанышларының (әлбәттә, беренче чиратта техник фәннәрнең) тормышыбызга торган саен күбрәк үтеп керүен исәпкә алсак, фәндемия сүзе бүген дә бик дөрес һәм урынлы күренә. Фәнне популярлаштыруга, яңа идеяләр белән янучыларны татар фәне өлкәсенә җәлеп итүгә юнәлтелгән берәр массакүләм чара планлаштырылса, аның өчен менә дигән исем әзер – фәндемия.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре