Кайнар элемтә телефонына шалтыратып, аерым алганда, йорт төзүдә өлешләп катнашу килешүен ничек дөрес рәсмиләштерергә, өлешчеләрнең нинди хокуклары һәм бурычлары барлыгын, төзелеш компаниясенең ышанычлылыгын ни рәвешле тикшерергә һәм йортны файдалануга тапшырганнан соң фатирга хокукларны ничек теркәргә икәнен белергә мөмкин.
Сорауларны 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Казанда түбәндәге телефон аша бирергә була: 8 (843) 255-25-71. Татарстан районнарында кайнар элемтә телефоннары исемлеге идарә сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» – «Кайнар линияләр» бүлегендә урнаштырылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез