Аларның 33,5 процентын яшьләр тәшкил итә, ә Татарстанда яшәүче 43 меңнән артык кеше быел беренче тапкыр IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашачак.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сүзләренчә, сайлауларда катнашу күп кенә яшьләр өчен беренче җитди гражданлык тәҗрибәсе була.
«Кешегә 18 яшь тулгач, аның алдында күп яңа мөмкинлекләр ачыла һәм җаваплылык та арта. Тавыш бирү хокукы – шуларның берсе. Быел 43 меңнән артык яшь татарстанлы беренче тапкыр сайлау участокларына киләчәк. Алар өчен бу үзләренең республика һәм ил тормышына катнашы барлыгын тою, аларның карарына чыннан да күп нәрсәнең бәйле булуын аңлау мөмкинлеге. Без бүген яшьләрнең иҗтимагый көн тәртибе белән кызыксынуын, үз шәһәрләре һәм районнары тормышында катнашырга, идеяләр тәкъдим итәргә һәм инициативаны үз кулларына алырга әзер булуын күрәбез», – диде Кадыйров.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез