Россиядән “киткән” кием-салым, башка товарлар брендлары кире кайтырга ниятли.
Бу атна башында тәүге тапкыр брендларның кире кайтуы турында сөйли башладылар. ZARA, Bershka, Pull&Bear һәм башка кием-салым маркаларның кире кайтырга җирлек әзерли башлаулары мәгълүм булды. Гади генә итеп әйткәндә, алар сәүдә үзәкләре белән буш мәйданчыклар турында сөйләшүләр башлап җибәргән. Моннан тыш UNIQLO (Япониянең кием-салым бренды) кибете элекке хезмәткәрләренең эшкә кире кайту мөмкинлеге турында хәбәрләр алуы ачыкланган.
Белгечләр, кием-салым һәм аксессуар брендлары белән беррәттән, электроника, шулай ук ризык һәм эчемлек маркаларының да кире кайтуын күздә тота. Алар арасында – Coca-Cola, Apple, Samsung һәм башкалар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез