«Татарстанда 4,8 миллион мобиль интернеттан файдаланучы исәпләнә. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округына керүче төбәкләр арасында беренче урында», – диде ул.
Министр сүзләренә караганда, чикләүләр вакытында 4G интернет сүнеп тора, мондый вакытта кулланучылар өчен иске форматтагы 3G һәм 4G интернет кала, алар нигездә шалтыратып сөйләшүләр өчен хезмәт итә. Моннан тыш, чикләүләр вакытында челтәргә йөкләнеш 7-8 тапкыр арта, дип тә искәртте Илья Начвин.
– Әлеге кыенлыкларны хәл итү өчен без челтәрнең мөмкинлекләрен арттырырга тиеш. 2026 елда элемтә операторлары 1100 инфраструктура объектына инвестицияләр җәлеп итәчәк: 398 база станциясе төзеләчәк һәм 702 станция яңартылачак. Бүген әлеге эшләрнең яртысы төгәлләнгән инде, – диде ул.
Министр әйтүенчә, иң зур эшләр Казанда (277 объектта), Түбән Камада (113 объектта) һәм Чаллыда (93 объектта) башкарылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез