Газетага язылу

Быел “Зарница 2.0” уеннарында 80 меңләп Татарстан баласы катнашуы көтелә

Татарстанда Россиякүләм “Зарница 2.0” хәрби-патриотик уеннары башлана. Быел анда мәктәп укучылары гына түгел, көллиятләрдә белем алучы студентлар да катнаша алачак. Бу турыда “Татар-информ”да узган матбуган очрашуында сөйләделәр.

“Зарница” хәрби-патриотик уеннары күпләр өчен балачакларын искә төшерәдер, мөгаен. Совет заманында ук оештырыла башлаган бу уенның күпьеллык традицияләре бар. “Зарница 2.0” исә – бүгенге яшьләр өчен үзгәртелгән, яңартылган”, – дип сөйләде Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Алдынгылар хәрәкәте”нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Быел уеннарда Татарстаннан 80 меңләп бала һәм үсмер катнашуы көтелә. Тимур Сөләйманов әйтүенчә, яшь категорияләре дә, аларның һәркайсы өчен әзерләнгән дисциплиналар да берничә төрле. Уеннар өч тематик юнәлештә узачак: спорт, хәрби әзерлек һәм белем бирү.

“Әлеге уеннарның әһәмияте зур. Беренчедән, катнашучылар команда белән чыгыш ясый. Икенчедән, балалар төрле мөһим күнекмәләр үзләштерә, төрле шартларда аек акыл белән эш итәргә өйрәнә. Өченчедән, монда катнашучылар үз-үзләрен, якыннарын, гаиләләрен һәм Ватанны сакларга, якларга өйрәнәчәк, иптәшләре, мәктәпләре, Ватаны алдында бурычлы булуын аңлаячак. Моннан тыш, монда тарихны белү дә тикшереләчәк”, – дип сөйләде Тимур Сөләйманов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре