Газетага язылу

Чәчәк суганчасын сайлау серләре

Орлыклар хәстәрен күреп кую вакыты җитте, җәмәгать. Шул исәптән чәчәк суганчаларын да. Ләкин арадан иң әйбәтләрен сайлау гади генә эш түгел. Кабындагы рәсемендә искитмәле чәчкәләре белән әллә кайдан үзенә җәлеп итеп торган суганчалардан, чыннан да, бик матур чәчәкләр үсеп чыгамы, юкмы икәнен каян белергә? Һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдинова чәчәк суганчасын сайлау серләре белән уртаклашты.

 

Лилия

Суганчаларының рәвеше буенча сортын чамаларга мөмкин. Азия гибридлары гадәттә ак төстә була, яктылыкта сакланса, саргылт яки алсу төскә керә. Формасы – түгәрәк яки бераз гына ямьшәйгән кыяфәттә. Көнчыгыш гибридлар суганчасы исә озынчарак, сары, алсу яки шәмәхә төстә була. Ләкин чәчәкләренең төсе суганчаныкына бәйле түгел. Әйтик, алсу яки сары суганчадан ак лаләләр үсеп чыгарга мөмкин. Иң эре чәчәклеләре – «Шахрезадә» сорты. Чәчкәсенең диаметры 15 сантиметрга җитәргә мөмкин.

Бу сезонда ук чәчәк атсын өчен суганчасының диаметры 3 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Әмма шау чәчәктә үк утырмаячак әле. Бу кадәресе киләсе елга кала.

 

Лалә

Суганчасы иң еш алдап сатыла торган чәчәк булып торуын беләсезме икән?! Ел әйләнәсе сатуда күрергә мөмкин аны. Ләкин...

Үсемлекнең суганчасы гадәттә июль аенда казып алына да шуннан соң сатуга чыгарыла. Безнең якларда октябрь ахыры–ноябрь башына кадәр туфракка утыртып калдырылырга тиеш. Кышын, язын, җәен сатуда күренгәннәренең барысы да – вакытында сатылмый калганнары. Аларның чәчәк ату мөмкинлекләре көннән-көн кими. Ник дигәндә, чәчәккә бөреләнсен өчен суганча 4–5 ай дәвамында караңгыда, салкын туфракта (+5...+9 градус) ятарга тиеш. Юк икән, бу сезонда берничек тә чәчәк атмаячак. Гомумән, артык кипкәннән соң аларның шытып чыгуы да икеле. Шуңа күрә сатучыларның, алыгыз, бик шәп чәчәк атачак, дип мактауларына ышанудан мәгънә юк.

Язын, 8 Март бәйрәменнән соң кечкенә генә савытка утыртылып, суганчасыннан кыяклары күренә башлаган лаләләр сатуга чыга. Белеп торыгыз: быел алар чәчәк атмаячак. Киләсе елда да, хәтта бик дөрес итеп карасаң да, шау чәчәктә утырмаячак. Өченче елында гына, тәрбия җиткән очракта, мул чәчәкләре белән куандырачак.

Хәтта сезонында да суганчаларын бик игътибар белән карап алырга кирәк. Кабыгы коңгырт төстә, коры, суганчасы үзе нык булырга, кулга алгач, авырлыгы сизелеп торырга, диаметры 2,5–3 сантиметр тәшкил итәргә тиеш.

Гомуми кагыйдәләр. Суганчаларны да, орлыклар кебек үк, махсус кибетләрдән сатып алу хәерлерәк. Ә иң яхшысы – питомниклардан яки һәвәскәр бакчачылардан алу. Базарда исә сыйфатсызына юлыгу ихтималы зур. Ул гына да түгел, тишекле целлофан капчыгында кайвакыт өч лалә суганчасы урынына – 2, 10 тюльпан урынына – 8 яки 20 крокус урынына 17 суганча гына булып чыгарга мөмкин. Кайбер сатучылар, капчык тишеген аз гына зурайтып, суганчасын алып калырга күп сорап тормый чөнки. Шәхсән минем үземнең дә шундый хәлгә юлыкканым бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре