«Башкортостандагы биш авылны, Татарстандагы Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узучы юлны якын арада безгә тапшырачаклар. Без бу юлларда төзекләндерү элементлары, шул исәптән хайваннардан саклый торган челтәрләр, яктырту баганалары буйлап юл чите киртәләре урнаштырачакбыз һәм түләүле режимга күчәчәкбез», – дип аңлатты ул.
Казаннан Дүртөйлегә кадәр баручы башка участокларга килгәндә, алар шулай ук «Автодор» идарәсенә күчәчәк, әмма бушлай режимда эшләячәк. Бу юлларда авария комиссарлары һәм өстәмә яктырту җиһазлары барлыкка киләчәк, дип билгеләде Петушенко.
Ул ни өчен М12 трассасын тулысынча түләүле итмәүләрен аңлатты. Закон альтернатив түләүсез юл булуны таләп итә, ә аны барлык участокларда да тәэмин итеп булмый, диде Петушенко. «Чаллыны һәм Башкортстандагы биш авылны урап уза торган юлларның альтернативасы бар, калган участокларныкы юк», – дип өстәде дәүләт компаниясе башлыгы».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез