Газетага язылу

Чирләүчеләр саны 400гә якынлаша: вакцинация уздыра башлаганнар

Муром округы территориясендә суның зарарлануы сәбәпле (суүткәргечләрдәге суда икенче типтагы норовирус тапканнар) эчәк инфекциясе таралган.

Чир 375 кешедә табылган инде. Чирләүчеләр арасында – 188 бала. 70 кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә «Российская газета» Владимир өлкәсе хөкүмәте мәгълүматларына таянып.

Муром районы балалар хастаханәсенә 32 бала озатылган. Аларның хәле – уртача. Зурлар – 38 кеше – 2 нче  район үзәк хастаханәсендә. Хәлләре – уртача. 235 кеше, шул исәптән 129 бала өендә дәвалана.

Округта вакцинация эшләре башланган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре