Россиядә йомыркага бәя артуны аны чит илдән сатып алу ярдәмендә туктатырга җыеналар. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә. Таможня тарифларын җайга салу комиссиясе Россиягә 1,2 миллиард йомырка кертүгә таможня пошлинасын бетерүне хуплаган. Бу чара киләсе елның 1 гыйнварыннан 30 июньгә кадәр гамәлдә булачак.
“Бу атна ахырына кадәр Әзәрбәйҗаннан йомырка алып кайта башлаячаклар. Озакламый Төркиядән дә җибәрәчәкләр. Нәтиҗәдә инде киләсе айда ук бәянең тотрыклылануы фаразлана”, – дигәннәр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Министрлыкта әйтүләренчә, быел йомырка кыйммәтләнү җитештерүдәге чыгымнарның үсүенә һәм ихтыяҗның артуына бәйле. Шуңа күрә җитештерүчеләргә ярдәм итү, эчке базарда продуктны арттыру буенча чаралар күрелә.
“Быел 9 ай йомгаклары буенча йомырка җитештерү 2,3 процентка артып, 31,74 миллиард данәгә җитте. Министрлык ел йомгаклары буенча уңай динамиканың саклануын көтә”, – дип әйткәннәр министрлыкта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез