Газетага язылу

ЦТС биржасы сәнәгать кооперациясен үстерүгә һәм аңлаешлы бәя тәкъдим итүгә ярдәм итә

Татарстан икътисадый процессларга биржа механизмнарын эзлекле рәвештә кертүне дәвам итә. ЦТС биржасы белән хезмәттәшлек сәнәгать комплексын үстерү, аңлаешлы бәя тәкъдим итү һәм икътисадның төп тармакларында көндәшлек мохите булдыру өчен мөһим инструментка әверелә.

«Теләсә кайсы продукция яисә товар җитештерү чылбыр буенча бара. Ул озын да, кыска да була ала. Чылбыр предприятие, Татарстан Республикасын гына да, тулаем Россия Федерациясен дә колачларга мөмкин. Әмма икенче очракта керемдә беркадәр тайпылышлар була. Кайвакыт чимал җитештерә торган компания бу чылбырдан төп табышны төшереп калдыра, яисә чималны эшкәртүдән кергән төп табыш югала. Һәр биржа, шул исәптән ЦТС биржасы да, нәкъ менә шушы табышны чылбырда катнашучы бөтен оешмалар арасында тигез итеп бүлү белән шөгыльләнә. Шул рәвешле биржа да, компанияләр дә үсә – бу безнең республикабыз өчен уңай күренеш. Компанияләр үсәчәк, димәк, яңа салым түләүләре барлыкка киләчәк, республикада яңа социаль йөкләмәләр булачак һәм, нигездә, республика алга таба үсеш алачак. ЦТС биржасы белән хезмәттәшлекнең уңай яклары шунда», – дип белдерде Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов.

Дмитрий Гуськов ЦТС биржасы белән хезмәттәшлекнең киләчәктә үсеш перспективалары белән дә уртаклашты. «Бүген безнең урта һәм кече бизнес вәкилләре “эре уенчы”лардан нәкъ менә гадел бәя куюларына өмет итеп бу биржа белән хезмәттәшлеккә бик теләп баралар. Безнең бурыч – “Татнефть», ТАИФ һәм башка эре компанияләрне дә әлеге биржага тарту, сәүдә күләмен арттыру. Бүгенге көндә без эре компанияләрнең фикерен белештек һәм хәзер биржа белән эшләячәкбез: бәлки, биржа процентларны үзгәртер, кайдадыр киметер, кайдадыр өстәр», – диде ул.

СИБУР компаниясе 2025 елның июненнән ЦТС биржасы инструментларын сынауда катнаша. «Россия биржаларын үстерү милли индекслар булдыруга һәм аңлаешлы бәя тәкъдим итү механизмнарын формалаштыруга ярдәм итә. Шулай ук әкренләп чит ил индикаторларын кулланудан баш тартырга да мөмкин булачак», – ди СИБУРның «Электрон коммерция һәм партнерлык» дивизионы директоры Владимир Зимовцев.

2025 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр Татарстанда ЦТС биржасында сатуларның гомуми күләме 9,19 млрд сумнан арткан, аларның күпчелек өлеше сәнәгать һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда кулланыла торган төзелеш материалларына, чималга һәм продукциягә туры килә.

«Татарстан – биржа механизмнары тулы кыйммәтле икътисадый инструмент буларак кулланыла торган төбәкләрнең берсе. Катнашучылар өчен бу бәяләрнең тулысынча аңлаешлылыгы хисабына гадел көндәшлек өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Биржа яңа сату каналларын ача һәм ышанычлы контрагентлар эзләүне гадиләштерергә ярдәм итә. Теркәлүдән алып килешү төзүгә кадәр барлык процедуралар максималь дәрәҗәдә җайлаштырылган. Шул ук вакытта без һәр катнашучыга мөстәкыйль ярдәм күрсәтәбез, товарларны сатуга тоташтыру һәм кертү өчен түләү таләп ителми. Сату барышында формалаша торган бәя индикаторлары предприятиеләргә нигезле карарлар кабул итәргә һәм үз эшчәнлекләрен планлаштырырга ярдәм итә», – ди ЦТС биржасының генераль директоры Виталий Хәйруллин

ЦТС биржасы яшь булуына карамастан, үсеш-үзгәрешләргә әзер. «Бүгенге көндә һәр оешманың үз сәүдә мәйданчыгы бар, эре компанияләрнең Санкт-Петербург шәһәрендә дә биржалары бар, анда да сатулар башкарыла. Безнең алда республика оешмаларының да ЦТС биржасында сатулашуга этәрү бурычы тора, барысы да компанияләр белән эшнең нәтиҗәлелегенә бәйле», – ди Дмитрий Гуськов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Лиана Габбасова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре