Газетага язылу

Чыгарылыш сыйныф укучысы табигатьтә ял иткәндә һәлак булган

Якшәмбе көнне, 26 июньдә, Пенза өлкәсенең, Городище районы, Никоново станциясе урман дачасыннан ерак түгел 17 яшьлек егет батып үлгән. Аның гәүдәсен водолаз-коткаручылар эзли.

«ПензаИнформ» хәбәр иткәнчә, 11нче сыйныфны тәмамлаган яшүсмер әти-әниләре һәм башка балалар белән бергә чыгарылыш кичәсен билгеләп үтәргә, ял итәргә килгән була.

Фаҗигәнең шартлары ачыкланачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре