Сөмбел бу сорауга барып җиткән икән, димәк, ул инде йә барысын да пешереп чыккан, йә пешереп тә ашамаганнар, йә бөтен гаилә дә тәмле дип ашый торган универсаль ризык эзли. Ишле гаиләдә андыйны табу мөмкин түгел диярлек!
Сөмбелдә генә түгел, барыбызда да шул ук хәл. Иргә итле ризык кирәк. Иткә төргән итле ит булса, тагын да яхшырак. Олы балалар шулпа ашамый. Аларга фарштан ясаган итле ризык янына гарнир да булсын. Кечкенәләре тамакны макарон белән туйдыра. Аларны алдап-елдап булса да, ит ашатырга кирәк бит әле. Үсеп килә торган организмны токмач белән генә ничек яшәтергә кирәк? Берсе мантый яратмый, икенчесенә пылау ашатып булмый. Әрчегән бәрәңгенең яртысын пешереп төясе, яртысын кыздырасы. Чәйгә башта сөт саласы, аннары кире аласы! Иртән берсенә йомырка кирәк, икенчесе дөге боткасы сорый, өченчесе үзе бутерброд өеп маташа. Кайвакыт иң катлаулы олимпиада мәсьәләләрен хәтерләтә шул бөтен кешегә ярый торган ризык эзләп табу. Әле алай да син пешергәнгә борын җыерып килеп утырмасалар рәхмәт.
Безгә болай көйләп торулар эләкмәде инде. «Бүген нәрсә ашыйсыгыз килә?» – дип сорап торалар идеме соң? Эштән кайтып, маллар карап йөргән, тавык чүпләп бетермәс эшләрен башкарган арада әнинең нәрсә пешерергә вакыты була, өстәлгә шул ризык менеп кунаклый. Өстәл янына бөтен кеше бер вакытта утыра. Бөтен кеше бер әйберне ашый. Нәкъ шушы ризыкны ашыйсың килгән идеме, юкмы, бу бер кешене дә борчымый. Шушында утырып ашамасаң, иртәнгә кадәр ач йөрисең. Эзләнеп йөрсәң, биргәнне ник ашамадың дип, берничә тапкыр сүз белән булса да эләктереп тә алалар әле. Балалар минем балачакның иң тәмле десерты турында сөйләтергә ярата. Инде аның рецептын яттан белә үзләре: касәгә сөт, ипи сындырып саласың, өстенә шикәр комы сибәсең. Шундый тәмле була инде! Писүге эреп, сөтне балландыра, эреп бетмәгәннәре авызда шытыр-шытыр килә. М-м-м... Ачлыкта, мохтаҗлыкта үсмәсәк тә, кайвакыт нәрсәдер ашыйсы килү теләге сөтле ипигә килеп терәлә иде. Сөйләвен сөйләтәләр, әмма үзләренең бер дә ясап ашаганнары юк әле.
Атнага бер генә көн булса да ашарга пешерәсе булмасын иде ул хатын-кызга. Менә ичмасам ял көне булыр иде, име?! Алайса көндәлек башваткычка әйләнә бит бу ризык әзерләүләр. Әби әйтмешли, «үзем бинауат». Нәрсәгә дип шулкадәр һәрберсенең көен көйлимдер, чуртым белсен.
Көйләмәс идем, үземнекеләр бит. Мәктәптә укудан соң ук спорт залына чабалар. Вакытында ашамасалар, шөгыльләнергә хәлләре дә булмый. Ашый алмый калсалар, үземне кичкә кадәр битәрләп, шуларны кызганып, «страдать итеп» йөрим аннары. Ничә төрле пешерергә туры килсә дә, ашасыннар гына! Тик бу озакка җитми. Бала-чагага күбрәк ирек биргән саен тиешеннән артыгын дауларга тотына. Артыгын кылана башласалар, буыннан-буынга күчеп килгән, тәрбия алымнарының алтын коллекциясенә кергән сүзләр хутка китә. Ашамасагыз, ...ымны ашагыз! Ни дисәң дә, сыналган ысул инде бу. Халык әйтсә әйтә бит ул. Шушы соңгы сүзләр чыгып очкач, эшнең кайсы якка таба барганын аңлаган балалар сүзсез генә өстәл янына тезелешеп утыралар. Нәрсә бирсәм, шуны ашыйлар. Сыер дуласа, аттан яман икәнен чамалый алар…
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез