Газетага язылу

Чыгып булмый торган уен

Федераль Финанс министрлыгы соңгы көннәрдә кискен бер йөреш ясады: федераль заем облигацияләрен (ОФЗ) сату буенча аукционнарны туктатты. Гади укучыга аңлаешлырак булсын өчен облигация сүзен ачыклап үтик.

Облигация ул (латинча obligatio – бурыч, йөкләмә дигәнне аңлата) – дәүләтнең яки оешманың бурычка алуын раслый торган кәгазь. Димәк, ОФЗ сатып алганда, син федераль бюджетка бурычка бирәсең булып чыга. Казнага бурыч итеп бирелгән акчаң югалмый, хөкүмәт процентлар белән арттырып кире кайтара.

 

Хөкүмәт иң ышанычлы бурычка алып торучы булып санала. Бурычын гадәттә вакытында түли. Исламда процент капиталы тыелмаган булса, бу юлларның авторы ОФЗ сатып алыр иде, чөнки хөкүмәт облигацияләре – иң күп табыш китерә торган кәгазьләр. Чагыштырыгыз: банклар депозитка салган өчен 12 проценттан аз гына артыграк акча түли, ә ОФЗ процентлары 16 дан ашып китә. Ышанычлы дигәч тә, хөкүмәт тә абсолют гарантия бирми, бурычлар күләме түли алмаслык дәрәҗәгә җитсә, дефолт игълан итә, ягъни кемгә бирәчәгем бар, барыгызны да кичердем, ди. 1998 елда дәүләт облигацияләре буенча шундый дефолт бер тапкыр игълан ителде. Бер көн эчендә доллар бәясе биш тапкырга якын үсте, аңа ияреп базар бәяләре дә күтәрелде.

 

Ни өчен хөкүмәт облигацияләр сата? Җыелган салымнар бюджет чыгымнарын капларга җитми. Бурычка алып капларга туры килә. 2026 елның беренче яртысында ук бюджет дефициты планлаштырылган еллык күләмне узып китте инде. Димәк, облигацияләр сатуны туктатырга түгел, арттырырга кирәк. Финанс министрлыгы тотты да аукционнарны туктатты. Юк, бюджетка каяндыр башка җирдән акча ява башламады. Спекулянтлар ОФЗ сатып алудан туктадылар. Киресенчә, купоннарны күпләп сатучылар саны артты. Распродажа башланды ягъни. Андый вазгыятьтә хөкүмәткә акча тагын да күбрәк кирәк була, чөнки күпоннарны ул түли. Түли алмаса, 1998 елгы хәл кабатланачак: бөтен ил белән кычкырып бөләчәкбез. Бүгенге бензин кризисы, контрольдән чыгып бара торган инфляция җиңелчә калтырану гына булып тоелачак.

 

ОФЗны кемнәр сатып ала? Нигездә банклар. Пенсия фондлары, иминият компанияләре һәм гади гражданнар да үз өлешен кертә. Ни өчен хәзер облигацияләр сатылмый? Облигациянең табышлылыгын күтәрүне таләп итәләр. Хәзерге вазгыятьтә хөкүмәт ОФЗның табышлылыгын 16,7–16,9 процент дәрәҗәсендә тота. Бу төп банк ставкасыннан да, банк депозитларыннан да югары. Бурыч кәгазьләрен сатуны дәвам итү өчен күбрәк табыш вәгъдә итәргә кирәк. Мәсәлән, 17–18 процент. Бәлки аннан да күбрәктер әле. Шунысы бар: облигациянең табышлылыгын күтәргән саен, спекулянтлар тагын да күбрәккә өметләнәчәк. Финанс министрлыгы спекулянтларның шундый оятсыз комсызлыгы алдында бераз каушап калды һәм ОФЗ сатуны паузага куйды. Пауза озак булмаячак ләкин. Озакка сузсаң, бюджетны тәэмин итеп булмаячак. Социаль тармакны финанслау тукталачак, бюджеттагылар хезмәт хакыннан мәхрүм калачак. Гомумән, мөшкеллекнең каскадлы үсеше күзәтеләчәк. Аңлый торгансыздыр: бу иртәме-соңмы социаль шартлау булып кайтаваз бирәчәк. Шул ук вакытта федераль хөкүмәт облигацияләр өчен түләнә торган табышны арттыра да алмый. Процентны югарырак күтәрдеңме, аны түләү кыенлашачак. Типик кредитоман ниләр кичерә, хөкүмәткә дә шулар аша үтәргә туры киләчәк. Шәхси затлар мондый вазгыятьтә банкротлык игълан итә ала. Ә Хөкүмәт банкротка чыкса, ниләр буласын югарыда искә алдык.

 

Бу юлларның авторы ачык чыганаклардан мәгълүмат туплауны ясалма акылга йөкли, чөнки машина бу эшне тиз башкара. Үзең эшләсәң, сәгатьләр кирәк булачак. Облигацияләр өчен хөкүмәт кайсы елларда күпме акча түләгән, шуны карыйк. Россия федераль бюджетының дәүләт бурычына хезмәт күрсәтү (нигездә ОФЗлар буенча купоннар һәм башка дәүләт бурычлары процентлары) чыгымнары 2022 елда 1,4 триллион сум булган. 2023 елда 1,72 триллион сумга җиткән. 2024 елда сан – 2,33 триллион сум. 2025 елда 3,2 триллион сумны бурыч түләү өчен тотарга туры килгән. 2026 елда 4,0 триллион сум түләү планлаштырыла. Саннарга карасагыз, күрә аласыз: процентларны түләү елдан-ел сикерешле темплар белән арта. Быелгы планлаштырылган сан федераль бюджетның 9 процентыннан артып китә. Бу – планлаштырылган бюджет дефицитына якынлаша торган сан. Бюджет кытлыгы планлаштырылганнан зуррак булачак, әлбәттә. Хәзер үк инде еллык дефицит планы арттырылып үтәлде. Санны яхшылап анализласак, облигацияләргә хезмәт күрсәтү өчен, облигация сата башларга туры килүен аңларбыз ягъни. Моның мәгънәсезлек икәне күзгә төртелеп тора. Минфин менә шуңа күрә тормозга басты да инде.

 

Сазлыкка болай да муеннан кереп баттык. Аннан чыгуның ике генә юлы бар: я бюджет чыгымнарын кисәсең, я облигацияләрнең табышлылыгын күтәрәсең. Юлларның икесе дә һәлакәтле. Әйтик, өстенлекле ипотеканы субсидияләү өчен генә дә 2025 елда 2 триллион сум акча тотылган. Кемнәрдер ипотекага фатир сатып ала алсын дип, без ил белән шуның кадәр акча түләгәнбез. Моны туктатып буламы? Туктатсаң, төзелеш тармагы җимереләчәк һәм эчке тулай продукт түбәнгә китәчәк. Бюджетка салым аз керәчәк. Башка чыгымнарны кисү дә хәвефле. Димәк, икенче юлны сайларга туры киләчәк. Облигацияләр өчен түләү процентын күтәрәсең. Бу ярдәм итмәячәк, билгеле. Әмма һәлакәтне арткарак күчерәчәк. Без бүген үк инде дәүләт бурычының процентларын түләүгә мәгарифкә һәм сәламәтлек саклау тармагына тотканга караганда ике тапкырдан да күбрәк акча тотабыз.

        

Ставкаларның күтәрелү графигыннан берничә сан китерәм. 2020 елда дәүләт 6 процент белән бурычка алган. 2021 елда – якынча 7–8 процент. 2023 тә – 11–13 процент. 2025 тә – 14–16 процент. Быел – 16,7–16,9 процент. Бу – кереп була, әмма чыгып булмый торган уен. 1998 елда дефолт алдыннан дәүләт облигациясенең табышлылыгы 80–150 процентка җиткән иде. Шуннан соң пирамида җимерелде. Минфинның ни өчен тормозга басканын һәм ахыр чиктә ни буласын шуннан чамалый аласыз.

                                     

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре