МӨҺИМ
Табиблар киләсе елдан нәрсә көтә?
Яңа биналар төзелә, сәламәтлеккә игътибар арта, тик белгечләр җитми. Узган ел табиблар белән беррәттән роботларның да операция ясавына шаккатсак, быел ясалма фәһемгә дә эш арткан. Республиканың сәламәтлек саклау тармагында узып барган ел барыннан да бигрәк әнә шулар белән истә калачак. Бу хакта журналистлар белән яңа ел алды очрашуында Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.