Газетага язылу

Дәүләт Думасы бала туганда аталарга ярдәм итү турында закон проектын эшли

Дәүләт Думасында бала туганда әтиләргә ярдәм итүне күздә тоткан закон проектын эшлиләр.

 Бу хакта Думаның гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

"Хәзер мин бала туганда әтиләргә ярдәм итү турында закон проектын эшлим. Без әнинең йөклелек һәм бала табу буенча декреты барлыгын беләбез. Баланың беренче көннәрендә һәм атналарында әтисенә әнисе янында булырга мөмкинлек бирү бик мөһим", - ди ул.

Әлеге чара моңа кадәр  Россия Президенты Владимир Путинның ата булуны стимуллаштыру юллары турындагы тәкъдимнәрен хуплый. 

Дәүләт башлыгы элегрәк билгеләп үткәнчә, ир-атлар гаилә мәшәкатьләрендә, бала тудыру турында карар кабул итүдә активрак катнашырга, тәрбиягә күбрәк вакыт бүлеп бирергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм репродуктив сәламәтлекне сакларга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре