БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Күркәм гадәт буенча, кунакны милли киемнәр кигән кызлар каршы алды. Зюгановны шулай ук милли тәм-том - чәкчәк белән сыйладылар.
«Геннадий Андреевич безнең белән! PS: чәкчәк урынында», - дип язган Галимова.
Стендта Татарстанның икътисади һәм инновацион проектлары тәкъдим ителгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
ЗАГС хезмәте ул турыдан-туры кеше тормышына бәйле. Сөенечләр дә, көенечләр дә шунда юл тотарга мәҗбүр итә. Димәк, нечкәреп беткән күңел кыллары өзелмәсен дип тә, шатлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашырга да хезмәткәрләрдән аеруча игътибар таләп ителә.
15 декабрь көнне Төмән шәһәрендә 19-20 һәм 21-23 яшьлек чаңгычылар арасында Бөтенроссия ярышлары башланды.
Бу ялларда Казанга барырга туры килде. Каланыкылар авылларга кайтып беткәндер, Казан урамнары бушагандыр дисәк тә, алай булмады. Юл тулы да хәрәкәт иде (барганда гына түгел, хәтта кайтканда да, ике якка да агылды гына машиналар).
Кемдер гомере буе яхшырак яшәргә хыялланса, яңа җирләр, романтика эзләсә, кемдер үзе яшәгән урынны иң яхшысы дип саный.
Күпләр хәзер туйлар, туган көннәрне уздырыр өчен кафе һәм рестораннарны сайлый. Тик өйләрендә бәйрәм итүчеләр дә бар әле. Андыйлар табынны я үзләре кора яки бу эшнең осталарын дәшә. Балтач районының Кариле авылында яшәүче Гөлфәния Мәхмүтова заказга бәйрәм өстәле әзерли. Аның белән табын кору серләре турында сөйләштек.
«Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XX – юбилей съезды уңаеннан ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән ирешкән уңышлар, борчыган мәсьәләләр һәм авылның бүгенге хәле турында сөйләштек.
Җитешмәгән җире юк! Питрәч районының Иске Шигали авылы кызы, КФУ студенты Саимә Шаһиәхмәтованың башкарган эшләрен санарга кул бармаклары җитми. Кешеләргә булышудан тәм табучы кыз быел «Игелекле Татарстан» бәйгесенең «Ел волонтеры» номинациясендә гран-при яулады.
«Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсларында җиңүчеләре билгеле булды.
«Апуш» татар балалар театр студиясе чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Камал театрының Көнчыгыш залында Резеда Гобәева әсәре буенча «Елантау» мюзиклын күрсәттеләр.
Фикер өстәү
Фикерегез