Газетага язылу

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау вакытында закон бозулар теркәлмәде

«Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау тыныч узды. Закон бозулар теркәлмәде. Республиканың киберкуркынычларга каршы тору үзәге системалары да гадәти режимда эшләде». Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

Өч көнгә сузылган сайлауда 2 250 967 кеше катнашты. 2742 сайлау участогында 21 мең 610 кеше эшләгән. Хастаханәдә дәваланучы 5 мең кешегә дә сайлау мөмкинлеге бирелгән. Хастаханәләр, шифаханә һәм тикшерү изоляторларында 42 вакытлыча сайлау участогы булдырылган. Андрей Кондратьев әйтүенчә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә турыдан-туры 14 мөрәҗәгать кергән. Аларның һәрберсе буенча тикшерүләр уздырылган. Урынга барып, хокукый бәя бирергә туры килгән очраклар да булган.

Ул шулай ук «Мобиль сайлаучы» хезмәте эшенә дә тукталды. Республикада яшәүчеләр үзләренә җайлы урында тавыш бирә алсын өчен эшли торган бу хезмәттән 70 мең кеше файдаланган. Моннан тыш, 650 дән артык волонтер «Сайлау участогында волонтерлар» проектында теркәлгән. Чагыштыру өчен: узган ел 150 волонтер булган. Өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән исә 91 682 кеше файдаланган. Бу – сайлаучыларның 3 проценты дигән сүз.

– Казанда һәм Чаллыда эшләгән «Информ УИК» проектына да тукталмый мөмкин түгел. Участок комиссияләренең өч меңнән артык әгъзасы, кешеләрнең өйләренә барып, сайлау турында мәгълүмат җиткерде. Ишекләрнең 87 проценты ачылды, – диде Андрей Кондратьев.

Бер сайлау да күзәтүчеләр узмый. Быелгы тавыш бирүне дә 14 меңгә якын күзәтүче тикшереп торды. Алар арасында БДБ илләреннән килгән күзәтүчеләр дә бар иде. Казахстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстанда БДБ күзәтүчеләре миссиясе составында эшләгән Мөхтәр Ерман республикада тавыш бирүне оештыруга югары бәя бирде. Ул сайлау участокларының матди-техник тәэмин ителешен аерым билгеләп үтте.

– Тавыш бирү биналары сайлаучылар өчен генә түгел, комиссия әгъзалары, күзәтүчеләр һәм матбугат вәкилләре өчен дә уңайлы булырга тиеш. Татарстанда тиешле шартлар тәэмин ителгән иде, – диде Мөхтәр Ерман. – Без Казанда гына тормадык, ә Арча, Биектау, Спас районнарында да булып кайттык. Мондый сәфәрләр гади мониторинг өчен генә түгел, ә ике илнең сайлау системалары арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен дә мөһим.

Күзәтүчеләр кадрларга аерым игътибар биргән. «Татарстанда участок комиссияләре әгъзаларын  укыту буенча җитди эш башкарылганы күренеп тора. Һәр участокта хезмәткәрләрнең әзерлек узганлыгын раслый торган сертификатлар бар иде»,  – диде ул. Бу, Мөхтәр Ерман фикеренчә, эш процессын оештыруга системалы якын килү турында сөйли. Халыкара күзәтүче яшьләр һәм беренче тапкыр тавыш бирүчеләр белән алып барылган эшкә дә игътибар иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре