«Кешеләрнең үз акчаларына хокукларын ничектер чикләүне тәкъдим итмибез. Биредә сүз дәүләт акчасыннан фәкать максатчан билгеләнеше буенча гына файдаланылырга тиешлеге, ягъни кешене үз акчасын программада ничек тә озаграк тотуга кызыксындыру турында бара. Шуңа күрә без финанслашуга хокукны саклап калу өчен биш еллык минималь срок билгеләүне тәкъдим иткән закон проектын хупладык», – дип сөйләп үткән Иван Чебесков.
Аның әйтүенчә, бу мәсьәләне иң элек дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары (НПФ) күтәргән. «Кеше дәүләттән өстәп бирелгән акчасын алып, бер елдан соң программадан чыгып китә икән, фонд өчен турыдан-туры зыян бу», – дип басым ясап әйткән Чебесков.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез