2026 елда Татарстан бюджеты кытлыгы 13,8 млрд сумнан 30,9 млрд сумга кадәр артачак. “2026 елда Татарстан бюджеты керемнәренең гомуми күләме 600,9 млрд сум тәшкил итәчәк дип фаразлана. Чыгымнар – 631,8 млрд сум. Бюджет кытлыгы – 30,9 млрд сум. Ул финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән”, – диде Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов. Доклад нигезендә, төбәк бюджетының керем өлеше 48,7 миллиард сумга, салым һәм салым булмаган керемнәр – 37,2 миллиард сумга, факттагы үтәлешне исәпкә алып, кире кайтарылмый торган керемнәр – 11,5 миллиард сумга арттырылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез