Газетага язылу

Депутат Әлфия Когогина СВО зонасына 105 тонна гуманитар ярдәм җибәрде

Депутат Әлфия Когогина СВО зонасына 105 тонна гуманитар ярдәм җибәрде

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар конвой китерде. Әлеге ярдәм берьюлы ике вакыйгага багышланган: Ватанны саклаучылар көненә һәм КАМАЗның 50 еллык юбилеенә.

Йөк составына 8 йөк һәм җиңел автомобиль, радиоэлектрон көрәш чаралары, квадрокоптерлар, автозапчастьлар, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, спальниклар, окоп шәмнәре, шулай ук туганнарыннан хатлар һәм бүләкләр кергән. Гомуми авырлыгы - 105 тоннадан артык, бәясе - 82 миллион сум тирәсе.

"Бу йөк безнең меңләгән татарстанлы хезмәт итә торган шефлы полкларыбызга җиткерелде. Һәр йөк командирларның һәм сугышчыларның конкрет сораулары буенча оештырылган ", - дип билгеләде Когогина. Ул шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов һәм КАМАЗ коллективы адресына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле депутат "Бердәм Россия", Халык фронты һәм республика эшмәкәрләре белән берлектә даими рәвештә хәрби хәрәкәтләр зонасына һәм чик буе төбәкләренә гуманитар ярдәм җибәрә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре