Газетага язылу

Депутат: «СВОда борылыш бик тиз булырга мөмкин»

Махсус хәрби операциядә борылыш чоры башланды инде. Әмма хәлиткеч нәтиҗәләргә ирешү өчен Россия гаскәрләренә конкрет максатлар куеп һөҗүмгә күчү кирәк.

Дәүләт Думасы депутаты Виктор Соболев “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Моңа кадәр Россия Ракета һәм артиллерия фәннәре академиясе киңәшчесе подполковник Олег Иванников, Украина кораллы көчләренең быел кышын фронтта тулысынча җиңелүе бар, дигән фикерен җиткергән булган.

Аның әйтүенчә, Украинага корал җитмәү һәм Киевта икътисадый кризис шундый хәлгә китерергә мөмкин. Соболев билгеләп үткәнчә, Россиянең тулы җиңүе өчен Украинаның көнбатыш чикләренә чыгарга кирәк. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, Донецк халык республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясе Россия гаскәрләре контроленә тулысынча күчмәгән әле. “Борылыш чоры башланды инде, әмма безгә хәлиткеч максатлар белән һөҗүмгә күчү кирәк.

Шул чагында бик тиз булачак ул. Моның өчен ике әйбер кирәк. Беренчедән, гаскәрләребезне дроннар һөҗүменнән саклау (иң күп югалтуны  шулардан күрәбез). Икенчедән, һөҗүм итәргә җыенган юнәлешләрдә һавада өстенлек урнаштыру. Боларны хәл итмәсәк, димәк, барысы да озакка сузылачак”, – дигән Соболев.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре