Бу уңайдан Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга потенциаль куркыныч этләр белән эш итү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне өстәмә хокукый җайга салу кирәклеге турындагы мөрәҗәгать юллау турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта аеруча куркыныч этләр исемлеге Россия Хөкүмәте карары белән расланган һәм аңа 12 токым һәм аларның метислары керә. Документ потенциаль куркыныч этне борынчыксыз һәм тезгенсез йөртүне тыюны билгели. Искәрмәләр дә бар.
Татарстан депутатлары бу исемлеккә бультерьер токымын кертергә тәкъдим итте. Әлеге мөрәҗәгать бультерьерларның кешеләргә, шул исәптән балаларга һөҗүм итү очраклары арту белән бәйле, дип аңлатты депуатлар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез