Газетага язылу

Депутатлар Татарстанда вейп сатуны тыю турындагы закон проекты өчен тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында депутатлар беренче укылышта республикада электрон тәмәкене һәм аның өчен сыеклыкларны ваклап сатуны тыю турындагы закон проектын хуплады.

Төзәтмәләр өстендә эш 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, закон проекты кысасында, республикада электрон тәмәке сатуны биш елга – 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр тыю каралган. Депутат аңлатканча, тыюның төп максаты – республикада яшәүчеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең сәламәтлеген никотинлы продукция куллануның тискәре нәтиҗәләреннән саклаудан гыйбарәт.

1 мартка кадәр бизнес өчен “күчеш чоры” билгеләнәчәк. Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге үткәргән тикшерү барышына ачыклангача, илдә яшәүче 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләрнең 62 проценты тәмәке яки электрон тәмәке тартып караган. Респондентларның 31 проценты әле дә тарта.

Вейп тартучыларның күбесе зур шәһәрләрдә яши. Элеткрон тәмәкенең өстенлекләре арасында аның исе булмау (35 процент), гади тәмәкедән котылу теләге (40 процент) һәм вейпларның сәламәтлеккә азрак зыян китерүенә ышану (19 процент) турында әйткәннәр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре