Газетага язылу

«Динамо» җәмгыяте «Динамо-Ак Барс» командасын Россия чемпионатында җиңү белән котлады

«Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте «Динамо-Ак Барс» командасы җитәкчелеген, уенчыларын һәм тренерлар штабын 2025-2026 елгы сезонда хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.

Хәбәрне Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка юллаганнар.

«Динамо» җәмгыяте «Динамо Ак Барс» командасы җитәкчелеген, уенчыларын һәм тренерлар штабын 2025-2026 елгы спорт сезонында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән котлый. Сезгә һәм бөтен коллективка алга таба уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!» – дип язылган хәбәрдә.

Хатны «Динамо» җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский имзалаган, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре