Газетага язылу

Дүрт бала һәм аларның әбисе коточкыч янгында һәлак булган

Воскресенск шәһәрендә Константиново авылындагы шәхси йортта биш кеше һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылган. Фаҗига 21 февральдә булды, дип яза "РИА Новости".

Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергәч, өйдә өч яшьтән алып алты яшькәчә дүрт баланы һәм аларның 62 яшьлек әбисен үле килеш табалар. Өйдә булган 14 яшьлек яшүсмер генә янгыннан чыга алган.

Саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү версиясе буенча, янгын сәбәбе – җылылык аппаратының авария хәлендәге булуы. Тикшерүчеләр һәм криминалистлар урында эшне дәвам итә, булган хәлнең барлык шартлары билгеләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре