Газетага язылу

Дүрт куллы һәм дүрт аяклы бала туган

Һиндстанның Мадхья-Прадеш штатында 4 аяклы һәм 4 куллы малай туган. Нарасый 23 августта дөньяга килгән.

“3 килога якын авырлыктагы бала өстәмә аяк-куллар белән туган. Чиктән тыш сирәк очрый торган хәл бу. Табиблар фикеренчә, нормаль үсеп килгән яралгыга игезәге – дөрес үсмәгән яралгы килеп кушылган”, – дип яза Need to Know.  

Шуңа да карамастан, бала исән туган. Хәзер аның хәле тотрыклы дип бәяләнә. Медиклар сабыйны нормаль хәлгә кайтару өчен нәрсәләр эшләргә икәнен аңлау максатында аңа тулысынча тикшеренү уздырырга җыена. Гайре табигый бала бик күпләрнең игътибарын җәлеп иткән. Аны күрү өчен хастаханәгә бик күп халык җыелган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре