Экзитпол мәгълүматларына караганда, Россия Дәүләт Думасының IX чакырылышына биш сәяси партия үтә: «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Яңа кешеләр» һәм «Гадел Россия». Сораштыруларны ВЦИОМның Аналитик үзәге һәм ИНСОМАР үткәргән.
ВЦИОМ мәгълүматлары буенча, «Бердәм Россия» 49,4 процент тавыш җыйган. КПРФ — 14,2, ЛДПР — 10,7, «Яңа кешеләр» — 9,7, «Гадел Россия» 6,6 процент күрсәткечкә ия.
ИНСОМАР экзитполында нәтиҗәләр бераз аерыла: «Бердәм Россия» — 52,8 процент, КПРФ — 14,8, ЛДПР — 9,9, «Яңа кешеләр» — 8,6, «Гадел Россия» — 5,5 процент.
Экзитполлардан күренгәнчә, сайлауларга кертелгән парламенттан тыш партияләрнең берсе дә 5 процентлык чикне уза алмаган.
ВЦИОМ сораштыруында Пенсионерлар партиясе — 3,3, «Россия коммунистлары» — 2,1, «Яшелләр» — 1,1, «Ватан» — 1,0, Турыдан-туры демократия партиясе 0,4 процент тавыш җыйган.
ИНСОМАР мәгълүматларында әлеге партияләрнең нәтиҗәләре — тиешенчә 3,1, 1,7, 0,9, 0,8 һәм 0,2 процент.
ВЦИОМ 69 төбәктәге 1755 сайлау участогында, ә ИНСОМАР 58 төбәктәге 987 участокта сайлаучылар арасында сораштыру үткәргән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез