Бу хакта Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Бездә барлыгы 20 номинация: 9 шәхси һәм 11 коллектив номинация», – дип билгеләп үтте Якупов.
Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр – халыкара стажировкалар, партнерлардан акчалата премияләр, ноутбуклар, уку яки түләүле сәфәрләр көтә.
Якупов шулай ук 2016 елдан республикада урта махсус белем бирү учреждениеләре студентлары өчен аерым премия – «Ел казанышы» гамәлдә булуын искәртте. Моннан тыш, быел тәрбия эше кураторлары өчен «Елның студентлар үзидарәсе остазы» дигән яңа номинация барлыкка килде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез