«ВТ» журналисты шул исемлектән гап-гади һөнәр ияләрен эзләп табып, аларның хис-кичерешләрен белеште.
Фәнүзә
Саба
Көек авылында гомер итүче 62 яшьлек Фәнүзә Фәйзетдинованың Мактау тактасына эләгүе бөтен гаиләсе өчен көтелмәгән хәл була. Кызлары да яшерми: гади идән юучыны шулай зурларлар дип уйламый да алар.
– Ирем белән 42 ел бергә яшибез. Өч кыз үстердек. Ике кызым кияүдә, оныклар сөябез инде. Кечесе Алинә табиблыкка укый. Сигезенче елын белем ала, – ди Фәнүзә апа. – Районның мәдәният бүлегендәге Мактау тактасында фотосурәтем бер ел эленеп торды. Әмма республика күләменә чыгармын дип уйламадым да. Бер хезмәттәшем: «Котлыйм сине, бик күп эшлисең шул», – дип язып җибәргән. «Син лаек», – дип тә өстәгән. Аптырап киттем. «Нәрсә булды, ник котлыйсың?» – дип сорагач, аңлатып бирде. Аннары авыл җирлеге башлыгы да төркемебезгә куйды. Күңелем тулды хәтта. Алар мине тәкъдим итмәгән булса, белмим, моның кадәр җылы сүз ишетер идемме икән? Күптән түгел электрон Мактау тактасына керүем турында таныклык тапшырдылар. Район башлыгы үзе котлады. Бик горурланып кайттым. Мондый бүләкләр кирәк ул. Акчасы булмаса булмасын, аның бит горурлыгы ни тора!
Лариса
Мамадыш

Лариса Дәүләтшина: «Күземне йомып та кием тегә алам», – ди. Мамадыш промкомбинатында 10 ел эшләүче ханым: “Эшемне бик яратканымны каян белделәр икән?” – дип аптырый.
– Тегү машинасының текелдәгән тавышына кадәр рәхәтлек бирә. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге егетләр өчен йокы капчылары, киемнәр тегәбез. Мин чалбар өлешләренә җаваплы. Шулкадәр өйрәнеп беттем: инде карамыйча да тегеп куя алам, – ди ул. – Электрон Мактау тактасы турында сөйли башлауга, күземнән яшь тәгәри. Шулкадәр дулкынландым мин. Бүләге дә юк үзенең, әмма хезмәтне зурлау бит инде бу. Безгә тагын ни кирәк?
Фәридә
Нурлат

Фәридә Зөбәерова 10 ел рус теле һәм әдәбияты укытканнан соң, сакчы эшенә күчә. Баштарак укучыларын сагынганын яшерми.
– Авыл мәктәбендә эшләдем. Балалар саны кимегәч, эштән китәргә туры килде. Озак уйлап тормадым, сакчы эшенә урнаштым, – ди ул. – Сакчы дигәч тә, бер дә җиңел эш түгел. Төрле кешеләр белән очрашабыз, көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга. Укытучылыгым гомер буе озатып йөри. Кешеләр белән сөйләшкәндә педагог Фәридә дә кушыла. Нинди генә сүзләр әйтмәсеннәр, үзләрен ничек кенә тотмасыннар, мин алар белән уртак тел табам һәм ипле генә сөйләшәм. Мактау тактасына кертелгәнемне белгәч, үземне бик кирәкле кешегә санап куйдым. Күңелем дә сөенде, кәефләр күтәрелеп китте. Эшеңдә мактаулы булу – зур дәрәҗә инде ул. Әле тагын бик күп гади хезмәт ияләре зурлау сүзләре ишетсен, үзләрен шунда күрсен.
Зөлфия
Кукмара
Зөлфия Садыйкованы пешекче итеп эшкә чакырып, аның гомер буе хыялланган теләген тормышка ашыралар. Мәктәпне тәмамлагач, төрле эшкә алына ул. Әмма пешерергә ярату күңеленә тынгы бирми. Бәхетенә моннан 12 ел элек бер оешма аны пешекче итеп чакыра.
– Әтинең дә, әнинең сеңлесе дә ашарга тәмле пешерде. Миңа да аларның сәләте күчкән. Эшемне бик яратам. Кайчагында арып та китәм. Әмма ул – рәхәт ару. Син пешергән ризыкларын мактап ашаулары, әле кибеткә кереп, Зөлфиянең пәрәмәчләре кирәк, диюләре дә ни тора. Кайсы ризыкны мин әзерләгәнне белеп торалар, – ди ул. – Ирем белән өч ул үстердек. Уртанчысының гаиләсе белән матур гомер итәбез. Быел 50 яшемне тутырам. Мактау тактасына эләгүем туган көнгә зур бүләк булды. Кешеләр шалтыратып та котлый, урамда да әйтәләр. Мине сөендергән кешеләрне Аллаһы Тәгалә зурласын.
Лилия
Казан

Киров районының 133 нче балалар бакчасында эшләүче Лилия Ибраһимова 17 ел тәрбияче булып эшли. Шушы вакыт эчендә сабыйларның әти-әниләре белән дә уртак тел табарга өйрәнгән.
– Укытучылар гаиләсендә тугач, мин дә, сеңелләрем дә шул һөнәрне сайладык. Алабуга педагогика институтын тәмамлаганнан бирле бакчада эшлим, – ди ул. – Җитәкчелек фотомны сорап алды. Нәрсәгә икән, дип уйлаган идем. Әти-әнием аеруча сөенде. Бик күп кеше Мактау тактасына эләгергә лаек. Һәр һөнәр иясе тырышып эшли, барысы да республика үсешенә өлеш кертә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез