Аның тарафдарлары һәм аңа каршылар матбугат кырында һәм социаль челтәрләрдә бүген кылычлар кисештерә. Бер нәрсәне танырга кирәк: дизель ягулыгы дефициты дөнья икътисады чабуыннан нык тота. Хәл Көнчыгышта да, Көнбатышта да бердәй кискен: бәяләр күтәрелә, ягулык җитешми. Россия соңгы айларда мотор ягулыгын экспортлауны туктаткан иде, чөнки украиннар һөҗүме нәтиҗәсендә бик күп нефть эшкәртү заводлары зур зыян күрде. Бу бумеранг булып Европа икътисады өстенә дә, Американыкына да барып төште. Дөрес, Якын Көнчыгыштагы вазгыять киеренкелеге дә үз сүзен әйтә. Әмма Трамп хәлнең авырлыгында Киевны гаепли. Берничә тапкыр Украинага нефть эшкәртү заводларын иминлектә калдырырга әмер биреп карады, тегеләр тыңламады. Һәм менә ике держава лидерының телефон сөйләшүеннән соң аяз көндәге яшен эффекты күзәтелә. Украина делегациясе дизель килешүе игълан ителгәндә, Майамида америкалылар һәм европалылар катнашында сөйләшүләр алып бара иде. Алар сөйләшүләрне ташлап кайтып китте. Киевта кызып китеп Россиянең барлык нефть эшкәртү заводларын яндырачаклары турында әйтеп ташладылар. Көнбатыштагы аркадашлар да шуңа ук өндәде. Мәсьәлә шуның белән катлаулана: яңа һөҗүмнәр АКШ–Россия килешүенә һөҗүм булып аңлашылачак. Вашингтон инде бу очракта Украинага корал озатуны туктату һәм разведка ярдәменнән мәхрүм итү белән яный.
Ул да түгел, Трамп Украина һәм Россиянең энергетика объектларына үзара һөҗүмнәрне туктату турында килешүгә ирешүләре турында да сөрән салып өлгерде. Андый килешү турында Мәскәүдә дә, Киевта да белмиләр булып чыкты ләкин. Киевтан, Россия һөҗүмнәрне туктатса, килешүгә кушылачаклары турында сигналлар ишетелде. Әмма Мәскәүдән әлегә уңай хәбәр юк. Вазгыятьнең нечкә һәм катлаулы яклары, дизель килешүенең параметрлары турында без күләмле язма әзерләрбез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез