“Happy Job” тикшеренү компаниясе директоры Лилия Жигулева “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Белгеч әйтүенчә, бурыч элмәге ялдан баш тартуның төп сәбәбенә әйләнгән: күпләр файдаланмый калган ял көннәре өчен бирелә торган компенсациягә өстәмә керем буларак карый. Моннан тыш эштәге киеренкелек хезмәткәрләрнең үзләренә кирәкле вакытта ялга китү мөмкинлеге бирми.
Шул ук вакытта билгесезлек чорларында ял итү контрольне югалту буларак та каралырга мөмкин. Кешеләр оешмадагы үзгәрешләрне күрми-белми калудан, бурычларны бүлешкәндә читтә калудан яки үзләреннән башка да эшнең баруын аңлаудан курка. “Ялдан баш тарту кешенең кыйммәтен-дәрәҗәсен арттырмый. Нәтиҗәле эшләп, “янмыйча” гына, эшкә сәләтне саклап калу мөһимрәк”, – дигән Жигулева. Белгеч билгеләп үткәнчә, ял итмәгән кеше игътибарсызрак, ярсучанракка әйләнә.
Шул сәбәпле ялдан баш тартуы үзенең кәефе начараюга гына китереп калмыйча, уртак эшкә дә кырын суга. Хезмәткәрләрнең арып-талчыгып эшләве оешмада эш җитештерүченлеген кимүгә, хаталар артуга китерә чөнки. Шуңа күрә ял алмыйча эшләү – дөрес түгел, дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез