Эксперт сүзләренчә, кием сайлаганда яшь чикләренә түгел, ә әйберләрнең урынлы булуына, чама хисенә һәм образның хатын-кызның яшәү рәвешенә туры килүенә игътибар итү мөһим. Мәсәлән, кыска итәк үзе генә киемне урынсыз итми. Биредә фасон, тукыманың сыйфаты, киселеше һәм гардеробның башка элементлары белән ярашуы мөһим.
Панфилова, беренче хата итеп, яшьләр модасын тулысынча кабатларга омтылуны атады. Артык ачык киемнәр яки кыю комбинацияләр, әгәр алар хатын-кызның гадәти стиленә һәм конкрет ситуациягә туры килмәсә, гармониясез күренергә мөмкин.
Тагын бер хата – артык балаларча (инфантиль) образ. Ике якка биек итеп җыелган чәч, уенчык аксессуарлар һәм башка ачыктан-ачык кыз балаларга хас детальләр үсмерлек чорына кайтырга тырышу тәэсирен калдырырга мөмкин. Моның урынына эксперт заманча чәч кисү, каралган чәчләр һәм килешле җыелган чәчләр ярдәмендә яңалыкны һәм индивидуальлекне ассызыкларга киңәш итте.
Өченче фактор итеп, Панфилова акцентларның артык күп булуын атады. Ачык макияж, берьюлы берничә трендлы элемент һәм күзгә ташланып торган маникюр образны авырайтырга мөмкин, аеруча аларны яшьрәк күренер өчен генә кулланганда. Шул ук вакытта эксперт ачык косметика яки маникюрның зәвык булмавын аңлатмавын ассызыклады.
«Игътибарга лаек детальләрнең урынлы булуы һәм гомуми стилистиканы тулыландыруы мөһим», – дип билгеләп үтте Панфилова.
Дүртенче хата итеп, белгеч биек үкчәле аяк киемнәрен бары тик биеклек хакына гына киюне атады. Уңайсыз аяк киеме йөрешне табигый булмаган хәлгә китерергә һәм образда киеренкелек тудырырга мөмкин. Эксперт сүзләренчә, нәфислек барыннан да элек сын-кыяфәткә, хәрәкәт иркенлегенә һәм үзеңә ышанычка бәйле.
Панфилова шулай ук этикет хатын-кызларга кыска кием кияргә, ачык төстәге помада кулланырга яки трендлар белән эксперимент ясарга тыймавын ассызыклады. Төп нәрсә – нинди элементларның конкрет кешегә һәм ситуациягә туры килүен аңлау.
«Образның чын яшьлеге – егерме яшьтә күренергә тырышу түгел, ә энергия, каралган булу, чама хисе һәм үзеңә ышаныч», – дип йомгаклады эксперт.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез