АКШтагы иң танылган консерватив медиа шәхесләренең берсе Такер Карлсон соңгы вакытларда кызыклы бер белдерү ясады: «Бер генә гөрләп үсә торган Көнбатыш шәһәре дә юк. Шәригать законнары ислам җәмгыятьләрен Көнбатыш җәмгыятьләренә караганда ныграк үстергән». Глобаль капитализмның бөек кризисына кереп барган бу чорда Карлсонның белдерүе актуаль яңгырый, чөнки югары технологияләрнең чәчәк атуына, табигый байлыкларның ташып торуына, акчаның чамасыз күп булуына карамастан, Көнбатыш җәмгыятьләре түбәнгә тәгәри, финанс системасы җимерелә, фәкыйрьлек арта.
Ул гына да түгел, дөньяның мәгълүмат кырына күз салсак, глобаль ачлык турында чаң сугучы аналитиклар тавышы көчәюен күрербез. Буш сүзле булмас өчен, бер-ике мисал китерик. «Уолл-стриттагы иң йогынтылы кешеләрнең берсе» дип аталган (Уолл-стрит – Американың Федераль резерв системасы, ягъни акча басу үзәге урнашкан урын), бүген триллионлаган доллар күләмендә активлар белән идарә итә торган BlackRock компаниясен оештыручы Ларри Финк: «Капитализм җәмәгатьчелекнең ышанычын югалта», – дип белдерә. Америка миллиардеры, инвестор Рэй Далио АКШның җимерелүен, Бөекбританиянең шулай ук мәтәләчәген һәр чыгышында диярлек кабатлый. Глобаль капитализм җәмгыятьләре фәкыйрьләнми кала алмый, чөнки система шулай оештырылган: акчаның бәрәкәте бетә. 1971 елдан соң доллар үз кыйммәтенең 99,24 процентын югалткан, британ фунты 99,57 процентка арзанайган. Мондый шартларда кулыңда акча тоту үзеңне фәкыйрьлеккә дучар итүгә тиң.
Аңлашыла инде: кешеләр соңгы елларда зур тизлек белән фәкыйрьләнә. Фәкыйрьлеккә каршы көрәш исә хөкүмәтләрнең мөһим социаль сәясәте дип игълан ителә. Хөкүмәтләр фәкыйрьләр санын исәпләп бара башлый. Россия статистикасы, мәсәлән, күп еллардан бирле инде фәкыйрьлекнең кимүен күрсәтә. Дөрес, уңышка ирешү өчен санау ысулын үзгәртәләр. Методиканы үзгәртү берничә процентка фәкыйрьләр санын ким итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. «Ватаным» хәбәрчесе юлга карый да бер нәрсәгә игътибар итә: юлда иске «девятка»лар саны арта (алар күптән чыгарылмый инде), саргая башлаган «Калина» ишәя…
Фәкыйрьлеккә каршы көрәш мәсьәләсен тиз һәм уңышлы хәл иткән дәүләт бар тарихта. Гомәр ибн Габделгазиз (Гомәр II) идарә иткән өч ел эчендә мөселман хәлифәлегендә байлык шул дәрәҗәдә арта: байлар сәдака бирү өчен фәкыйрьләрне эзлиләр – таба алмыйлар. Монда инде статистиканың кирәге дә калмый. Фәкыйрьләр юк, бетте-китте. Яшь хәлифә идарәгә килгәнче вазгыять ничек була соң? Идарә итүче катлау байлыкка чумып яши, гаҗәп күп малны исраф итә, ришвәтчелек тарала… Гомәр II эшне нидән башлый? Ул Димәшкътәге зиннәтле Өммәви сараеннан китә, ә үзенә элгәреләреннән калган гаять зур шәхси байлыгын тулысынча хәлифәлек казнасына тапшыра. Аның хатыны Фатыйма да барлык бизәнү әйберләрен шул ук казнага бирә. Хәлифә үзенең нәселдән килгән биләмәләреннән дә, мөлкәтеннән дә баш тарта.
Икенче адымы барлык карак түрәләрне урлап җыйган байлыкларын хәлифәлек казнасына тапшырырга мәҗбүр итүдән гыйбарәт. Бу адымнарның нәтиҗәсе шул була: барлык фәкыйрьләрнең бурычлары гамәлдән чыгарыла, өйләнергә акчасы булмаганнарга акча өләшенә. Илдә күпләп коелар казыла, юллар һәм мәчетләр төзелә. Гадел идарә бәрәкәт артуына китерә. Тарихчы ибн Кәсир ул чорда бодай бөртеге финик төше зурлыгында булган дип язып калдыра. Ашлыкны куярга урын булмагач: «Бодайны тауларга сибегез, мөселманнар илендә кошлар ачыга дип әйтмәсеннәр» дигән сүзләр дә Гомәр ибн Габделгазизнеке дигән риваятьләр бар. Ул идарә иткән чорда хәтта хайваннарны кыйнау тыела, әсирләр азат ителеп, үз илләренә кайтарылып җибәрелә.
Гаделлекнең бик нәтиҗәле ысул булуы турында тагын бер риваять китерик. Фатих Солтан Мәхмәт идарә иткәндә Госманлы хәлифәлеге зур икътисадый һәм хәрби куәткә ирешә. Даими рәвештә зур сугышлар алып барырга туры килүгә карамастан, икмәк, ит һәм ашлык бәяләре чагыштырмача тотрыклы, авыл кешесенең хәле Европа крестьяннарыныкына караганда күпкә яхшырак булган. Фәкыйрьләр өчен вакыфлар системасы киңәйтелгән, алар мәдрәсәләр, бушлай хастаханәләр, ашханәләр тоткан. Ашханәләрдә, әйтик, ярлылар, студентлар гына түгел, мосафирлар да бушлай ашый алган. Соңгылары бушлай кунакханәләрдә кунып чыгу мөмкинлегенә ия булган.
Яулап алучы – Фатих исемен йөрткән Мәхмәт II боларга ничек ирешкән соң? Гадел суд системасы булдырган. Солтан бервакыт ялгыш адым ясый: урлашкан өчен христиан архитекторының кулын судсыз гына кисә. Архитектор исламдагы гаделлек турында яхшы белгәнгә, солтанны, кулны хаксыз кисте дип, судка бирә. Казый солтан Фатихның якын кешесе була, әмма ул чыгарган карар кырыс һәм катгый яңгырый: суд карарыннан башка кул кискән өчен, солтанның үз кулын кисәргә. Шаккаткан христианлы солтанны кичереп, ул җәзадан коткарып кала, иман китереп, мөселман була. Солтан исә казыйга: «Әгәр син мине гаепле дип тапмасаң, патша булганым өчен якласаң, сине кылыч белән тураклап ташлаячак идем», – ди.
Риваятьләрдән бер генә нәтиҗә ясый алабыз: гадел идарә бар икән, дәүләт чәчәк ата, фәкыйрьлек юкка чыга. Хәзерге җәмгыять өчен бу аеруча актуаль, чөнки муллык шул дәрәҗәдә: өләшсәң, һәр кешегә җитәчәк, артып та калачак әле. Әмма гаделлек юк.
Ахырзаман илчесе Мөхәммәд саллалаһу галәйһиссәләмнең бер мәшһүр хәдисе бар: «Бу эш (ислам дине) төн белән көн барып җиткән һәр җиргә барып җитәчәк. Аллаһ шәһәрдәге дә, чатырдагы да бер генә йортны да калдырмас, бу динне шунда кертер. Кайберләрен ислам белән дәрәҗәле итәр, кайберләрен көферлекләре өчен түбәнсетер». Бу хәдис без яшәгән бу көннәрдә чынга ашып бара. Ислам традицион рәвештә мөселманнар яшәгән җирләрдә генә түгел, бөтен дөньяда киң тарала. Мөселман булмаган чыганаклар хәбәр итә: «25 елдан да кимрәк вакыт эчендә Швециядәге мәчетләр саны 4200 процентка артты. Аларны кем финанславын, эчләрендә нәрсә булып ятуын һәм чынлыкта күпме икәнлекләрен беркем дә төгәл белми».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез