– «Сандугач оясы» китабы – легендар шагыйрьнең бакыйлыкка күчкәннән соң сайланма проза әсәрләре сериясеннән дүртенче китап, беренчесе «Кайту» китабы – «Җилкәннәр җилдә сынала» автобиографик повесте белән башлана иде, – дип аңлатып китте Гүзәлия Газизуллина. – «Мәхәббәт упкыны» – икенчесе «Яралы язмышлар» повесте белән башлана, өченчесе «Сөенечләр бүлешү». Бу дүрт проза әсәрләре алдыннан, бишенчесе шигырьләр җыентыклары басылып чыккан иде. Китапның төзүче –филология фәннәре кандидаты, доцент, Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханымның сеңлесенең кызы Сәвия Минһаҗева. Мин үзем дә китаплар укырга бик яратам. Казанда Бауман урамында сатуда китап кибетендә яңа китаплар була. Казанга баргач, гел керәм шул кибеткә. Фәнис абыйның яңа чыккан китапларын шуннан сатып алам. Музейга килгән шигырь сөючеләр һәрвакыт яңа чыккан китпаларын сорыйлар бит. Фәнис абыйның һәр яңа чыккан китабын Нурсөя апа белән Сәвия музейга да тапшыралар.
– Китап барлыгы 2000 данә чыкты, – дип хәбәр итте Сәвия Минһаҗева. – Китапның күпмедер өлеше китапханәләргә таратылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез