– Фәнүзә, океан артында бер еллык контрактың тәмамланды. Канаданың «Оттава Чардж» командасына эләгү очраклы булдымы, әллә син моңа махсус әзерләндеңме?
– Үз хыялым иде бу. Хәтта әти-әнием дә белмәде, чакыру алгач кына, китәм, дип әйттем. Ухтада «Арктик-Университет» командасында уйнаганда ук Америка, Канада хоккее белән кызыксынып тордым. Дөньяның иң көчле хоккейчылары белән уйнарга хыялландым. Шулар арасында югары нәтиҗә күрсәтәсем килде. Хыял гына түгел, максатым иде бу.
– Сине Канадада команда ничек кабул итте?
– Шулай булырга тиеш булгандыр инде. Алар мине астагы урыннардан сайлап алдылар бит. Әмма тренер Карла Маклеод миңа беренче көннән үк ышанды. Телне дә белмәгәч, ул мине беренче көннән үк кайгырта башлады, якын итте. Ихласлык тойдым. Уенчы өчен бик мөһим бу. Мондый мөнәсәбәт ачылырга ярдәм итә. Россиядә төрле вакытлар булды. Запас уенчылар эскәмиясендә дә утырдым. Ә Канада тренерыннан мин гел мактау сүзләре генә ишетеп тордым. Эчке, рухи яктан үсеш булды минем өчен. Кызлар да ярдәм иттеләр, җылы каршы алдылар. Үз-үземә ышанычымны арттырдылар. Уен ничек үтсә дә, тренер синең яхшы уенчы икәнеңне әйтә, күңелне күтәрә. Миңа шундый мөнәсәбәт бик кирәк икән. Әле дә Канаданың баш тренеры шалтыратып хәлемне белде, әниең янында рәхәттер, тәмле итеп ашыйсыңдыр, дип сорады. Спорт түгел, тормыш турында, минем турында сөйләшә ул. Мин аларга кеше буларак кадерле икәнемне аңлыйм, тоям. Кубокны коллективта җылы мөнәсәбәт булганнар ота.
– Канадада яшәгән елыңның истә калган мизгелләрен барлыйк әле.
– Искә төшкән саен, иң курыккан чорым артта калды, дип сөенәм хәзер. Барганда ук бик борчылдым. Беренчедән, инглиз телен белмим. Мәктәптә укыганда ул дәрәҗәдә кирәк булыр дип уйламадым да. Командада Россиядән ике кыз бар иде, алар миңа бик ярдәм итте. Фатирга коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә дә, көнкүреш мәшәкатьләрне хәл иткәндә дә аларсыз булмады. Монда, Санкт-Петербург шәһәрендә «Динамо-Нева» командасында уйнаганда ук, Канада хоккейчы кызларының уеннарын күп карадым, өйрәнеп бардым. Гәүдә авырлыгын, көчне арттырырга кирәк иде, шуның өстендә эшләдек. Мин барыбер китәчәгемне белдем. Хәзер мөмкинлектән файдаланмасам, аннары үкенер идем, талпынып та карамас идем бәлки. Вакытны югалтасым килмәде. Анда ничек уйнаганнарын белеп алдан әзерләндек. Җәй буе КХЛда уйнаучы, НХЛда уйнаган егетләр белән шөгыльләндем. Алар арасында бердәнбер кыз идем. Тизлекне арттырырга ярдәм иттеләр, ияләшергә җайлы булды, мин монда ук чыныгу алып киттем. Мине әзерләргә алынган тренер нәрсәдер барып чыгасына үзе дә ышанмады кебек. Ә хәзер Питердагы тренер язды инде, җитәр ял итәргә, кил әйдә, ди. Минем уңышларны күреп, җаваплылык та сизәдер. Шөгыльләнә башларга вакыт, ди.
– Синең авырлыгың ничә килограмм хәзер?
– 70–72 килограмм мин. Моның өстендә махсус эшләдек, авырлык җыйдым. Ит ашамыйм, уеннардан соң тернәкләнү дә җиңелрәк алай.
– Контракт тулысынча тәэмин итәме сине? Башка җирдә эшләмисеңме?
– Юк. Әмма һәрвакыт алай булмаган. Яңа Лига бу. Элек, акча җитмәгәч, кызлар тренировкадан соң эшкә йөргәннәр. Алай да әле дөньяда иң-иңнәре булып кала алганнар. Олимпия уеннарын, Дөнья чемпионатларын отканнар. Хәзерге шартларда эшли торган Лига 4 ел элек кенә төзелгән, хезмәт хаклары да арткан. Финал уеннарын карарга 16 мең кеше килде. Хатын-кызлар хоккеен карарга җыелган трибуналарны күреп кенә дә бик зур үсеш күзәтелә.
– Уеннардан соң авылга шалтыратасыңмы? Киңәшләр бирәләрме сиңа?
– Әйе, шалтыратам. Әмма сәгать аермасы зур. Авылда төнге ике белән биш арасына туры килә уеннар. Өйдәгеләр уенның ничек узуы белән кызыксына. Үзләре дә карыйлар. Киңәш бирмиләр инде, минем нинди дәрәҗәдә уйнаганны аңлыйлар, уенга анализ ясар өчен тренерлар бар.
– Ник килдем мин монда? – дигән чакларың булдымы?
– Авыр вакытлар булды инде. Команда белән җыелып утырасың, бөтен кеше сөйләшә, ә син аңламыйсың, күзләрең телефонга төбәлгән. Чит кеше кебек тоясың үзеңне. Әмма мин кайда барганымны аңлап бардым.
– Россиядән булуың аркасында башка төрле мөнәсәбәт тоймыйсыңмы?
– Ю-у-ук. Моннан үзем дә килер алдыннан бик курыккан идем. Әмма бернинди дә үзгә мөнәсәбәт юк. Җанатарлар өчен дә синең кайдан булуың мөһим түгел. Алар сине үз командалары уенчысы дип кабул итә.
– Ырымнарга ышанасыңмы?
– Бөтен спортчылар да хорафатларга ышанадыр ул. Миндә дә бар андый ышанулар. Һәрвакыт бозга уң аяктан атлап, бисмилла әйтеп чыгам. Бу – база. Өйдән чыкканда да шулай ук. Әби шулай өйрәтте. Билгеле бер вакытка киләм. Уен алдыннан билгеле бер энергия бирә торган вафли ашыйм, билгеле бер ияләшкән витаминлы эчемлек – изотоник ясыйм. Шушы тәртипне уен алдыннан бозмыйм.
– Синең кебек авылда әтисе катырган бозда хоккей уйнап үскән, чынга ашмас кебек тоелса да, НХЛда уйнарга хыялланган яшь кызларга нинди киңәш бирер идең?
– Нинди спорт төре булса да, күп гаиләдә бер проблема килеп чыга. Үсешкә мөмкинлеге, таланты булган баланы әти-әнисе читкә җибәрергә курка. Әнине юләр дип санаучылар да бар иде. «Кечкенә кызыңны чыгарып җибәрәсеңмени?» – дип гаепләүчеләр булды. 7 нче класстан Казанга киттем бит инде мин. Аның итәгендә генә үссәм, хәзерге уңышларым булмас иде. Барысы да гаиләдән башлана. Әти-әнинең ярдәме, теләктәшлеге бик мөһим. Миңа кирәк әйбергә беркайчан да акча кызганмадылар. Ә хоккей җиһазлары бик кыйммәт. Хәзер ярый да бөтен әйберне бушка бирәләр. Хәзер үзем әтигә модада булган кәттә кәшәкәләр алып кайтам. Башлаганда алай булмады бит. Хәтерлим әле, мин хыялланган кәшәкәне әти алып кайткач, әни нык ачуланган иде. Соңгы акчага бит ул... Менә шул дәрәҗәдә ышанганнар алар миңа. Якутиягә бараммы, Мәскәүгәме – һәрвакыт ышандылар, нәрсәгә кирәк бу сиңа, димәделәр, өйдә бәйләп тотмадылар.
– Әти-әниең гаилә тормышың турында да борчыладыр? Ул якка планнар ничек?
– Әлбәттә. Командада кияүгә чыккан кызлар да бар. Миңа ияреп китәргә, мине тәэмин итәргә әзер булган, миннән көчлерәк кеше табылса, кияүгә чыгарга риза мин. Әлегә спорт – беренче урында.
– Киләчәктә карьераң ничек булсын дип телисең?
– Хәзер яңа контракт төзү буенча сөйләшүләр бара. Әйе, миңа Канадада калу җиңелрәк булыр иде, ияләштем бит инде. Әмма хәзер әйтә алмаган нечкәлекләр бар. Моның белән минем агент шөгыльләнә. Башка илләрдән дә тәкъдим бар. Ничек булса да, хәерле булыр, дип ышанам.
Әнисе Гөлзия Кадыйрова
– Фәнүзенең уеннарын карыйсызмы?
– Уенары төнгә туры килә. Мин иртән эшкә барасы булганда, Фәһим карый, Фәһимгә иртәрәк эшкә булганда мин карыйм. Йә бергә карыйбыз. Беренче периодны карап йокыга киткән, өченче периодка гына уянган чаклар да булды инде. Булат абыйсы күбрәк аңлый, аның фикерен сорыйбыз.
– Күчтәнәчкә нәрсә алып кайта?
– Шоколад, өрәңге сиробы.
– Нәрсә белән сыйлыйсыз кайткач?
– Авыл йомыркасы ярата. Иртәнге ашы төшке аш кына була кайчак. Коры бәрәңге, мичтә пешкән бәрәңге ярата. Гөбәдия пешерәм, Кырмыска оясы тортын әзерләдем менә. Как төреп куйдым, шуны кабып куя. Әле скумбрия эзләдек менә кичә. Канада да рус товарлары сата торган кибеттән скумбрия алып ашаганнар. Бер балык ашап бетердем, дип сөйләгән иде. Кәбестә салаты күп итеп ясыйм, клетчатка кирәк аңа. Диетага караганда сәламәтлеген кайгырта, даруларга бик сак карый. Сагындык инде. Гает коймагы пешергәндә дә ул ашый алмый, дип елый идем. Ярый, кайткач ашар әле дип тагын тынычланам. Менә бүген коймак пешерәм.
– Имгәтерләр дип курыкмадыгызмы?
– Үзе дә көчле ул. Ихтыяр көче дә зур аның. Кечкенәдән көрәште дә бит. Берничә ярышта җиңеп малайларны да елаткан чаклары булды. Әрләнә тегеләре. Самбо дип тә карады. Беренче хоккей коробкасын Фәһим үз акчасына ясады. Булат белән Фәнүзә йоклап калалар, төнлә боз катырырга менеп китәбез. Булышырга кирәк бит, төнлә кемнең йөрисе килсен.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез