Газетага язылу

Фәрит Габделганиев: «Эшкуарлар үзләрен якланган итеп тоярга тиеш»

Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) генераль директоры Светлана Чупшева Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиевка нәтиҗәле хезмәттәшлеге, һөнәри осталыгы һәм АСИ проектларында ныклап катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

«Яңа казанышлар, уңышлар һәм иминлек телибез!», – диелә бизнес-омбудсменга юлланган хатта.

Билгеле булганча, июнь башында Петербург халыкара икътисадый форумы барышында АСИ 2025 ел йомгаклары буенча инвестицион климат торышының илкүләм рейтингын тәкъдим итте. Анда беренче урынны тәүге тапкыр берьюлы ике төбәк — Мәскәү шәһәре һәм Татарстан алды.

Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, ирешкән уңышлар ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның, республика Хөкүмәтенең, барлык тармак ведомстволарының, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгының, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының, эшлекле берләшмәләрнең һәм, әлбәттә, бизнесның көндәлек тырышлыгы нәтиҗәсе. «Безнең эшебез – эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, административ басымны киметү, бәхәсләрне судка кадәр җайга салу – шулай ук гомуми нәтиҗәгә үз өлешен кертте. Инвестицион климат – ул салымнар һәм юллар гына түгел. Ул эшкуарларның якланганлык хисе дә. Бизнес вәкиле түрә яки күзәтчелек органы белән бәхәс чыккан очракта, бизнес-омбудсмен янына килергә мөмкин булуын һәм аны анда ишетәчәкләр һәм яклаячаклар икәнен белсә, бу – төбәккә инвестицияләр җәлеп итү карарына йогынты ясый. Әлеге эшне бердәм команда буларак Татарстан Икътисад министрлыгы, прокуратура һәм башка контроль-күзәтчелек органнары, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары белән бергә башкарабыз», – диде Фәрит Габделганиев.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре