Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин Леонид Черкесов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чувашия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесов белән очрашты. Очрашу Чувашия парламентында узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Чабаксарда эш сәфәрендә, аның төп максаты – Чувашия Республикасы һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Советының профильле комитетларының уртак күчмә утырышында катнашу, анда төбәкләрдә туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышу булачак. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга ниятли.

«Хезмәттәшләребез белән иң мөһим нәрсә – туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турында сөйләшәчәкбез, – дип билгеләп үтте Леонид Черкесов. –  Күршеләр белән бергәләп эшләү яхшы. Киләчәктә уртак диалог Идел буеның барлык халыклары өчен дә гамәли нәтиҗәләр бирер дип ышанам».
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре