Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларга актив тавыш биргәннәре өчен рәхмәт белдерде

Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкына Россия Дәүләт Думасына IX чакырылыш депутатларын сайлауда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, быелгы сайлаулар махсус хәрби операция һәм санкцияләр кертелгән катлаулы шартларда узган. Шул ук вакытта республикада социаль-икътисади күрсәткечләрнең үсеше дәвам итә.

«Боларның барысы да күпмилләтле халкыбызның, сайлаучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул сайлауда катнашкан Татарстан халкына ихлас рәхмәтен җиткерде һәм республика алдына куелган максатларга ирешүдә яңа уңышлар теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук сайлау кампаниясенең кешеләрне берләштерүе мөһим булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, төрле сәяси партия вәкилләренең сайлау кампаниясендә катнашу мөмкинлеге булган, ә сайлау нәтиҗәләре республика өчен актуаль мәсьәләләрне бергәләп хәл итүгә юнәлдерелгән.

Россия Дәүләт Думасына IX чакырылыш депутатларын сайлау һәм аның белән бергә узган башка кампанияләр 18 сентябрьдә башланып, 20 сентябрьдә тәмамланды. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре