Бүген Казан ратушасында, Казан һәм Республика көне алдыннан, шәһәр һәм республика бүләкләренә лаек булган күренекле шәхесләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Татарстан башкаласының Мактаулы гражданнары китабы яңа исемнәр белән тулыланды. "Казанның Мактаулы гражданины" исеме Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга бирелде.
"Бу хәбәрне ишеткәч бик шатландым, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин. - Соңгы 35 елда, хәтта күбрәк тә, мин республикабыз башкаласында яшим һәм эшлим. Казанга бик рәхмәтлемен. Казан биргән югары исем минем өчен зур дәрәҗә. Хезмәтемә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәтлемен. Бүген минем өчен бик бәхетле һәм дулкынландыргыч көн. Мин сезнең белән бергә үземнең тормыш юлын күз алдымнан үткәрәм".
Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе билгеләп үткәнчә, Казан бүген актив үсештә, күп кенә яңа идеяләр һәм яхшы инициативалар алдында тора.
"Татарстанның бүгенге уңышларында казанлыларның өлеше зур, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. - Илсур Метшин соңгы елларда Казан тагын да уңышлырак һәм матуррак булсын өчен бик күп эшләр башкара. Республика башкаласы күп тапкырлар зур халыкара чаралар уздыру урыны итеп сайланды һәм үзенең кунакчыллыгы белән дан казанды".
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшинның хәзерге Татарстанның чәчәк атуына зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
"Мондый кешеләр турында халыкта: «Халык өчен яна торган йөрәк», - диләр. Фәрит Хәйрулла улын безнең республикада һәм аннан читтә нәкъ менә шундый итеп беләләр, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. - Ул гомерен туган якка хезмәт итүгә багышлаган тәҗрибәле һәм зирәк сәяси җитәкче буларак танылды. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан тарихында иң әһәмиятле вакыйгаларда катнашты, хәзерге парламентаризмны һәм республиканың хокукый базасын формалаштыруда мөһим роль уйнады".
"Казанның Мактаулы гражданины" исеме шулай ук Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга бирелде.
Татарстан һәм Казан хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге, республикада футболны үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен Казанның Мактау китабына ТР футбол федерациясе рәисе, өченче һәм дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, парламент Рәисе урынбасары (2005 елдан 2014 елга кадәр) Александр Гусев кертелгән.
Казанның Мактау китабына шулай ук 2 нче номерлы Пассажир автотранспорт предприятиесе һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәге кертелгән.
Мөртәбәле бүләкләрне Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин тапшырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез