– Яшьләрнең беренче Глобаль саммиты 2022 елда узды. Без, беренчедән, Татарстан Республикасына, аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез. Ул саммитны ел саен бер урында, бер үк вакытта уздырырга ярдәм итә. 2022 елдан башлап саммитта катнашучы яшьләрне берләштерә торган 50 дән артык чара үткәрелде. Әлеге эшчәнлек белем бирү өлкәсендә генә түгел, төрле юнәлешләрдә дәвам итә. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләрендә яшьләр эшләрен оештыру комитетлары эшләп килә, – ди «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы Президенты Таха Айхан.
Чараның нәкъ менә Казанда уздырылуы очраклы түгел. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ассызыклаганча, быел Казан – ислам илләренең мәдәни башкаласы.
– Инде бишенче ел Татарстанда Республика көне алдыннан Глобаль яшьләр саммиты уза. Бүген республикага килгән чит ил вәкилләре яшьләр белән эшләү тәҗрибәсен уртаклаша. Ә яшьләр һәрвакытта да теләсә кайсы илнең киләчәге булды, бар һәм шулай булып калачак. Һичшиксез, Россиядә, Татарстанда яшьләргә аерым игътибар бирелә. Ел дәвамында илебезнең, республикабызның һәм башка илләрнең уртак хезмәттәшлеген һәм үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган чаралар үткәрелә. Без хезмәттәшлек өчен Таха әфәндегә, җитәкчелеккә рәхмәтлебез, – диде ул.
Ел саен саммитта мөһим бер төп теманы күтәреп чыгалар. Быел ул – мәгариф. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Казан Глобаль яшьләр саммиты җитәкчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов белдергәнчә, мәгариф үз эченә барысын да ала.
– Үзәктә – кеше мәсьәләсе, белем, тәрбия, мәдәният. Социаль өлкәнең барлык юнәлешләре дә үзара бәйле һәм барысы да шәхес формалаштыруга йогынты ясый. Шуңа күрә без саммитта катнашучыларны һәм экспертларны сайлауга бик игътибарлы якын килдек: яшьләр сәясәтен, мәгариф өлкәсен формалаштыручыларны чакырдык. Алар – төрле илләрдән җыелган яшьләр эшләре министрлары, мәгариф министрлары, ректорлар һ.б., – диде ул. – Катнашучылар ике көн дәвамында мөһим мәсьәләләр – академик хезмәттәшлек, миграция, яңа технологияләр турында фикер алыша. Үз илләренә кайткач, һәр катнашучы монда алган белем һәм күнекмәләрен куллана алачак.
Саммитның төп үткәрелү урыны булып яңартылган Уникаль осталык үзәге (ЦУМ) тора. Фәнни хезмәттәшлекне ныгыту мәйданчыгы булып Казан федераль университеты сайланган.
– Икенче ел рәттән Фән һәм югары белем министрлыгы оештырган бу чараның партнерлары булу – безнең өчен горурлык. Бүген бездә зур ректорлар форумы узачак. Иртәгә исә тагын бер кызыклы чара – «PROНаука в КФУ» фестивале көтелә. Ул һөнәр сайлау, яшьләрне фәнни эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән, – ди КФУ проректоры Тимерхан Алишев. – Безнең университетының ислам илләре белән хезмәттәшлеге инде берничә гасыр дәвам итә. Бүген без гарәп, Үзәк Азия, Төньяк Африка илләре белән актив хезмәттәшлек итәбез. Университетта 27 тел өйрәнелә, шуларның яртысы – көнчыгыш телләре.
V Казан глобаль яшьләр саммиты 30 августка кадәр дәвам итә. Саммит кысасында Казанда яшәүчеләр өчен дә ачык мәйданчыклар булдырылган. Теләге булган һәркем коммуникация өлкәсендә эксперт Седа Каспарованың лекциясен, Көньяк Кореядән килгән Нобель премиясе лауреаты профессор Рае Квон Чунг һәм башка кызыклы спикерлар катнашында ток-шоу тыңлый ала. Шулай ук бу көннәрдә мәдәни фестиваль үтә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез