Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының 2026 елның беренче яртыеллыгында үтәлеше нәтиҗәләре һәм алдагы өч елга республиканың төп финанс документын әзерләү барышы турында Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов белән фикер алыштык.
– Марат Җәүдәтович, 2026 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча республиканың берләштерелгән бюджеты үз керемнәре күләме буенча Россиядә дүртенче һәм Идел буе федераль округында беренче урынны биләде. Шуның белән бергә белгечләр Татарстанның 2026 ел бюджеты үтәлешен бик киеренке шартларда баруын билгеләп үтә.
– Сүз дә юк, финанс елы катлаулы. 2026 елга бюджет кабул ителгәндә үк, бу хакта билгеләп узылган иде. Әлеге елның беренче алты аенда берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре 308 млрд сум тәшкил итте. Шуның 259 млрд сумы – республика бюджетына, ә 49 млрд сумы җирле бюджетларга җыеп алынды.
Чыннан да, тупланган чаралар күләме буенча Татарстан – илдә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан соң дүртенче урында. Бу–турыдан-туры икътисадыбызның реаль секторы нәтиҗәле эшләве билгесе. Керемнәр төзелешендә иң әһәмиятле ике төп салым барлык керемнәрнең өчтән ике өлешен тәэмин иткән: физик затлар керемнәренә салым һәм табышка салым.
Быел республикабызның финанс системасы янә тотрыклылыкта сынала. Бүген без һәр тиен нәтиҗәле эшләргә тиеш дигәннән чыгып фикерлибез. Шуны да искәртеп узасым килә: аерым кыенлыкларга карамастан, республика халкы алдындагы барлык социаль йөкләмәләр вакытында һәм тулы күләмдә үтәләчәк.
– Узган әңгәмәбездә сез беренче кварталда табышка салымның узган елга карата шактый кимүен билгеләп үткән идегез. Беренче яртыеллык мәгълүматлары буенча исә салым керемнәре узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда алты айда 13,5 млрд сумга арткан. Бу керемнәр тармаклар буенча ничек бүленде?
– Әйе, ел башында без тискәре динамика күзәттек. Табышка салым республиканың берләштерелгән бюджеты керемнәренең иң әһәмиятле чыганагы булып тора. Шуңа күрә салым керемнәренең узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда алты айда 13,5 млрд сумга (яки 17 процентка) артуын һәм 94,6 млрд сум тәшкил итүен билгеләп үтү бик тә куанычлы.
Төп үсеш нефть тармагында булды. Дөньяда геосәяси вазгыять фонында нефть продуктларын сату бәяләре арту сәбәпле, тармак буенча салымның шактый артуы күзәтелде.
Татарстан Финанс министрлыгы табышка салымның 90 процентын тәэмин иткән 1,5 меңнән артык оешманы күзәтеп-тикшереп тора, шулардан барлык керемнәрнең яртысыннан күбрәген, ягъни 51 процентын нефть чыгару, газ һәм хезмәт күрсәтү тәэмин итә. Шулай ук биредә энергетика, азык-төлек продуктлары җитештерү, эре сәүдә челтәрләре һәм транспортның да өлеше зур.
Шуның белән бергә, финанс эшчәнлегендә (кредит оешмаларыннан тыш), химия һәм нефть химиясе җитештерүендә, машина төзелешендә, элемтә һәм мәгълүматлаштыруда, күпләп сатуда һәм төзелеш материаллары җитештерүдә салым базасының кимүен билгеләп узабыз.
Бүгенге геосәяси һәм икътисадый вазгыять шартларында һәм кайбер эре салым түләүчеләрнең фаразларын исәпкә алып, агымдагы елның икенче яртыеллыгында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда табышка салым буенча керемнәрнең кимү мөмкинлеге элеккечә саклана. Аерым салым түләүчеләр тарафыннан табышка салымны киметү сәбәпләре махсус комиссияләрдә анализланачак һәм аларга ярдәм итү һәм планлы күрсәткечләргә чыгару буенча карарлар да кабул ителәчәк.
– Марат Җәүдәтович, республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше буенча нинди күрсәткечләр өмет уята, ә кайсылары сораулар тудыра?
– Уңай тенденцияләрдән башласак, бюджет керемнәре төзелешендә әйдәп бара торган урынны физик затлар керемнәренә салым алып тора. Ярты ел эчендә физик затлар керемнәренә салым бюджетка 102 млрд сум акча китерде, бу үткән ел белән чагыштырганда 12 млрд сумга күбрәк. Үсеш республикада уртача хезмәт хакының артуы белән тәэмин ителде. Моннан тыш, оешмалар милкенә салым буенча динамика уңай – 4 млрд сумга яки 18 процентка үсеш белән, аның керемнәре 27 млрд сум тәшкил итте. Шулай ук җыелма керемгә салымнар 23 млрд сум керде, шуларның 83 проценты салым салуның гадиләштерелгән системасына туры килә.
Әмма игътибарыбызны таләп итә торган сораулар да бар. Беренчедән, физик затлар кеременә салымның үсеш темпы акрынаюы. Елдан-ел керемнәре күләме артуга карамастан, динамика инде өченче ел рәттән кимүгә бара: 2024 елның 1 июленә темплар 138% булса, узган ел – 122,4%, ә хәзер ул 113,6% тәшкил итә. Фаразларыбыз буенча бу тенденция ел ахырына кадәр сакланырга мөмкин.
Икенчедән, җир салымына бәйле вазгыятьне дә әйтеп узарга телим. Җирле бюджетларга 4,5 млрд сум акча керде, бу былтыргы күрсәткечтән 6 процентка кимрәк. Әлеге кимү 23 муниципалитетта теркәлде.
Өченчедән, илкүләм проектлар үтәлеше. Татарстанда илкүләм проектлар кысасындагы чараларны финанслауның гомуми күләме 2026 елга 53,8 млрд сум тәшкил итә. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча 20,6 млрд сум акча үзләштерелде.
Республика министрлыклары һәм идарә тармаклары буенча бюджет чараларын үзләштерү бүгенгә җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Шуңа бәйле бу эшкә җәлеп ителгән хакимият органнарыннан планлаштырылган чараларны вакытында үткәрү һәм илкүләм проектларның барлык юнәлешләрен финанслауны тәэмин итү таләп ителә.
– Сезнең белән шулай ук күптән түгел республиканың Россия Федерациясе алдындагы бюджет кредитлары буенча бурычының бер өлешен исәптән чыгару мәсьәләсе турында да фикер алышасы килгән иде. Бу – һичшиксез, сөенечле яңалык. Республиканың бурычын киметү эшендә алдагы адымнар нинди булачак?
– Әйе, быел июньдә төбәкләрнең Россия Федерациясе алдындагы бюджет кредитлары буенча бурычларының өчтән ике өлешен исәптән чыгаруның яңа механизмын гамәлгә ашыру кысасында без федераль бюджет алдындагы бурычыбызның 23,7 млрд сум күләмендәге бер өлешен исәптән чыгаруга ирешә алдык. Бу 2025 елда федераль дәрәҗәдә хупланган чараларга тиешле күләмдә акча юнәлтү буенча үз вакытында һәм эзлекле башкарылган эш нәтиҗәсе булды. Боларның барысыда – әйтеп узган механизмының мәҗбүри шарты.
Хәзерге вакытта бюджет кредитлары буенча исәптән чыгарыла алган калган бурычның күләме 20,8 млрд сум тәшкил итә. Бүген безнең максат – бирелгән мөмкинлектән тизрәк файдалану, ягъни бурычны исәптән чыгару процессын иң яхшы вариантта инде киләсе елда ук тәмамлау. Быел да безнең тарафтан, узган елдагы кебек үк, килештерелгән чараларга акчаны юнәлтү буенча актив эш башкарыла. Ел ахырына кадәр әлеге эшне 2027 елның беренче кварталында ук федераль хакимият органнарына бурычның калган өлешен исәптән чыгару турында мөрәҗәгать җибәрү максаты белән төгәлләргә планлаштырабыз.
– Марат Җәүдәтович, киләсе өч елга бюджет формалаштыру буенча эш нинди этапта? Идарә тармаклары һәм муниципалитетларга нинди бурычлар куелган?
– Татарстан Финанс министрлыгының хәзерге планлы чаралары нәкъ менә чираттагы финанс елына һәм план чорына бюджет формалаштыруга бәйле. Эшебез республика Икътисад министрлыгы белән берлектә төзелгән график нигезендә алып барыла. Министрлыкларга, идарә тармакларына һәм муниципаль берәмлекләргә 2027–2029 елларга бюджет күрсәткечләрен исәпләү өчен индекс-дефляторлар инде юлланды. Графикны үтәү буенча киләсе адымнар – берләштерелгән бюджет чыгымнарын чараларны алучылар һәм муниципаль берәмлекләр буенча бүлү, шулай ук аларның бюджет проектына тәкъдимнәрен бергәләп карау.
Шуның белән бергә, норматив документлар белән дә эш алып барыла. Июль аенда гына оешмалар мөлкәтенә салым буенча аерым ташламаларны озайту турында республика законы кабул ителде.
Бер үк вакытта норматив чыгымнарны раслау турында норматив хокукый актлар эшләү графигына да зур игътибар бирелә. Алар безнең учреждениеләрнең 2027 елга һәм план чорына дәүләт һәм муниципаль биремнәрнең үтәлешен финанслар белән тәэмин итүне исәпләп чыгару өчен кирәк. Нәтиҗәдә иллегә якын норматив акт кабул ителергә тиеш.
Муниципаль берәмлекләргә шулай ук җирле бюджетларны формалаштырырга һәм тиешле муниципаль хокукый актларны вакытында кабул итүне тәэмин итәргә кирәк булачак. Барлык бу республика һәм муниципаль актлар киләсе өч елга барлык дәрәҗәдәге бюджетларның чыгым өлешен исәп-хисаплауның нигезе булачак.
Йомгаклап, сезгә һәм укучыларга республикабызның финанс мәсьәләләренә кызыксыну белдерүләре өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Безнең өчен бюджет чараларын дөрес итеп бүлү генә түгел, ә бу процессны Татарстанның һәр кешесе өчен мөмкин кадәр аңлаешлы формада ирештерү дә мөһим.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез