БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә саклык чаралары турында искә төшерде.
Аерым алганда, алар йорт бизәлеше, гирляндалар янып китү куркынычы турында кисәтте. Елның тылсымлы вакытын күңелле һәм хәвеф-хәтәрсез уздыру өчен бары тик сыйфатлы һәм сертификацияләнгән гирляндалар гына кулланырга кирәк. Шул ук вакытта челтәргә тоташтырылган электр приборларын караусыз калдырырга ярамый. Өйдән яки фатирдан чыкканда, шулай ук йоклар алдыннан чыршыдагы гирляндаларны сүндерергә кирәк. Бер үк вакытта берничә гирлянданы кулланмаска тырышырга кирәк, чөнки кыска ялганыш аркасында янгын чыгарга мөмкин. Моннан тыш, чыршының ышанычлы итеп урнаштырылуын һәм янәшәдә җылылык чыганаклары булмавын да тикшерү мөһим.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Телефонга бер басуың җитә: барлык машиналар юл ала. Сүзебез такси турында. Җайлы бит, акчаңны түләсәң, теләгән җиргә илтеп куя. Ә рульдә кем булуы турында уйлап караганыгыз бармы? «ВТ» журналисты бер көн бары таксида йөреп, әлеге һөнәрне сайлаган кешеләр белән аралашып кайтты.
Казанның «Туган авылым» комплексында Казан мэриясе тәкъдим иткән «Алмаш гаилә» җыены узды.
2015 елда армиядә вакытта казарма җимерелеп, хәрабәләр астында имгәнеп, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев башкаларга яшәү көче бирү белән беррәттән, сау-сәламәт, типсә, тимер өзәрлек ир-атларны уздырып яшәргә тырыша.
Бюджет акчасы нәтиҗәле тотылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында искәрттеләр.
Ниндидер һөнәрдә искиткеч булуың әле синең әйбәт ир икәнеңне аңлатмый. Ул да яхшы программист иде. Әмма ир буларак поты бер тиен торырлык.
Сүзе һәм гамәле тәңгәл килгән кешеләргә гомер буе сокландым. Сер түгел, трибуналарда тел, милләт хакында ялтыравык сүзләр чәчеп, аннан төшүгә, «татар теле белән кая китеп булсын» дип сайрарга яратканнарны да очраткалыйбыз...
Тинчурин театры куячак «Отелло»ны көттем мин. Соңгы вакытта Айдар Җаббаров чыгарган «тәмле» премьералардан соң шикләнеп тә көттем.
Җәйге чорда табигать кочагында ризык әзерләү өчен тәмледән-тәмле маринад рецептларын тәкъдим итәбез. Алар бик гади дә, арзанга да төшә.
Резедә Садыйкова рецепты
Җәен гүзәл затлар кояштан саклану кремын кулланырга тырыша. Чөнки ультрашәмәхә нурлар тән тиресен тизрәк картайта, биттә таплар барлыкка китерә. Ләкин аны белеп кулланырга кирәк. Косметолог Наилә Сәлимова киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Фикер өстәү
Фикерегез