Шуларның 27 се 5 сентябрьдә Казандагы чарада чыгыш ясый. Бу хакта фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Данис Сәлахетдинов әйтүенчә, катнашучылар арасында республикада яшәүче төрле милләт вәкилләрен: рус, татар, мари, удмурт, чуаш һәм мордва гаиләләрен күрергә була. Алар арасында табиблар, укытучылар, спортчылар һәм СВОда катнашучылар да бар. Күркәм гадәт буенча, фестивальгә балалар йортларында һәм интернатларда тәрбияләнүчеләр дә чакырыла.
– Без яшьләрдә гаилә кыйммәтләрен тәрбияләргә тырышабыз. Гаилә фестивале кысасында гына да Татарстанда 700 гә якын чара оештырыла. Болар барысы да яшь һәм балалы гаиләләргә уңай шартлар булдыру өчен эшләнә. Алар дәүләт ярдәмен тоеп яшәргә тиеш, – диде Данис Сәлахетдинов.
Татарстан иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының Иҗтимагый советы рәисе Изольда Жуйкова билгеләп үткәнчә, чара Татарстанда гаилә институты традицияләрен үстерүгә һәм саклауга юнәлдерелгән. Фестивальнең сайлап алу турларында гаиләләр үз тарихлары турында видеороликлар тәкъдим иткән.
– Казанда чыгыш ясаячак гаиләләр – профессионаллар түгел, ә гап-гади кешеләр. Алар үзләренең гаилә тарихлары белән таныштыра. Һәр тарих үзенчәлекле, фестивальдә катнашу өчен генә уйлап табылмаган алар. Спортчы Гаффаровларны гына алыйк. Гаилә башлыгы «Динамо» чирәмдәге хоккей командасы капкачысы булган. Билгеле инде, алар фестивальдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Базарлы Матактан килгән гаилә «Шомырт» бәйрәмен тәкъдим итә. Бала туган саен шомырт агачы утырталар бу гаиләдә. Агачларның саны 100 гә җиткән инде, – ди Изольда Жуйкова. – Әлмәттән Фәрраховлар гаиләсе «Без – герой балалары» дигән исем астында чыгыш ясый. Бу гаиләнең дә тарихы бик гыйбрәтле. Бөек Ватан сугышына 7 ир бала алына. Шуларның бары тик дүртесе генә исән-сау әйләнеп кайта. Алар һәлак булган абый-энеләре истәлеге итеп чыршы агачлары утырта. Биектаудан исә 10 балалы Камашевлар гаиләсе катнаша. Аларның бишесе – үз балалары, калган бишесен тәрбиягә алганнар. Бу гаилә «Хохлома» бәйрәмен тәкъдим итә. Тамашачыларны рус халык кәсебе, агач савыт-саба, җиһаз һәм башка әйберләрне бизәү белән таныштырачак алар.
«Мин яратам сине, тормыш!» исеме астында Чаллыдан СВОдан кайткан ветеран гаиләсе чыгыш ясый. Алар үз чыгышларында гаилә кыйммәтләре турында сөйләячәк.
Фестивальдә катнашучыларның барысы да бер дәрәҗәдәге бүләкләр алачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Шулай да 10 гаилә Әниләр көне уңаеннан үткәреләчәк бәйрәмдә катнашу мөмкинлегенә ия булачак. 21 ел эчендә фестивальдә меңгә якын гаилә катнашырга өлгергән. Алар арасында атаклы спортчылар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары, Бөек Ватан сугышы геройларының токымнары, төрле һөнәр ияләре бар.
– Бәйгедә катнашучы гаиләләрнең кызыклы тарихлары күп, алар бары тик аны ничек тәкъдим итәргә белми, – дип белдерде фестиваль режиссеры Александр Рожков. – Һәр гаиләнең үзенчәлекле ягын ачып бирергә телибез. Билгеле инде, безгә сәхнәдә эшли торган профессионаллар килми, шуңа югалып калулары да мөмкин. Андый вакытта безнең команда аларга ярдәмгә килергә әзер.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез