Газетага язылу

Газга бәяләр көзен арта

Быел газга бәяләр 1 июльдән түгел, ә 1 октябрьдән арттырылачак. Бу карар индексация нәтиҗәләре артык тәэсир итмәсен өчен кабул ителгән. Бүген «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Руслан Фәтхелисламов шул хакта сөйләде.

Газга бәяләр көзен арта
Фото: Татар-информ

«Быел Россия Хөкүмәте газ өчен бәяне 1 октябрьдән арттыру турында карар кабул итте. Бәя үзгәреше параметрларын аңлыйбыз. Тарифлар буенча дәүләт комитетында яңа бәяләрне инде якладык. 1 октябрьдә бу үзгәрешләргә без әзер. Бәлки киләсе елга тарифлар элеккечә 1 июльдән каралыр», – диде Руслан Фәтхелисламов. Аның сүзләренчә, 2022 елдан халык белән элемтә буенча цифрлы зур платформа гамәлдә, мобиль кушымта тулы көченә эшли.

 

«Бүген 660 меңнән артык абонент мобиль кушымтадан файдалана. Бу – табигый газ кулланучыларның 40 проценттан артык өлеше. Татарстан халкы яңа мөмкинлекләрдән канәгать», – диде ул. Монда сүз газ кулланышын исәпләү җиһазы белешмәләрен тапшыруда уңайлылык, комиссиясез түләү, газ бәясеннән вакытында хәбәрдар булу, электрон квитанцияләр һәм башка мөмкинлекләр турында бара. «Бүген 550 мең абонент электрон квитанцияләрдән уңышлы файдалана. Бу күрсәткечләр тагын да артыр, дип уйлыйбыз. Кәгазь квитанцияләрдән баш тартырга вакыт. Ләкин моңа Татарстан халкы әзер булырга тиеш», – диде Руслан Фәтхелисламов.  – Әлегә татарстанлылар Бердәм хезмәт күрсәтү үзәге хезмәтләреннән дә бик теләп файдалана. Кешеләргә тере аралашу кирәк, бигрәк тә өлкән буынга. Татарстанда хәзерге көндә 11 Бердәм хезмәт күрсәтү үзәге эшләп килә. Быел исә Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама һәм Казанда өстәмә үзәкләр ачарга җыенабыз, – дип белдерде җитәкче.

 

Моннан тыш «Газпром трансгаз Казан» «MAКС» мессенджерында чат-бот булдырган. Ул элек эшләп килгән «ПРиВА» платформасын алыштыра. Мобиль кушымтада кире элемтә хезмәте дә бар. Теләсә кайсы абонент үзен кызыксындырган сорауны бирә ала. Җавап та озак көттерми. «Без тиз арада җавап бирәбез. Әгәр сорау өстәмә эшкәртүне таләп итә икән, күбрәк вакыт алабыз, анализлыйбыз, әмма шуңа да карамастан, бер кешене дә җавапсыз калдырмыйбыз», – дип йомгаклады Руслан Фәтхелисламов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре