Европа берлегенә керүче илләрдә нәкъ менә А гриппы һәм шуның H3N2.штаммы өстенлек итә, Иң күп авыручылар – 5тән 14 яшькә кадәрге балалар икән.
Европа табиблары тагын шуңа игътибар иткән: Гонконг гриппы йоктыручыларның күпчелегендә вирусның яңа мутациясен (“К” хәрефе белән тамгалана) тапканнар. Ә ул тагы да тизрәк тарала.
Исегезгә төшерәбез: A(H3N2) штаммы (Гонконг гриппы) 1968 елда Азия илләрендә ачыкланган. Ул бөтен дөнья күләмендә “әйләнеп йөрүче” грипп вирусының төп төрләреннән берсенә әйләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез