– Сер түгел, Татарстан бар өлкәдә дә беренче булырга ярата. Бу юлы да без сынатмадык, Россиядә грант конкурсын башлап җибәргән беренче төбәк булдык, – диде Тимур Сөләйманов.
Гаризалар республиканың барлык 45 районыннан 424 беренчел бүлекчәдән килгән. Иң күп эшләрне Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Тукай һәм Арча районнары тәкъдим иткән. Нәкъ әлеге шәһәр-районнар грантның күп өлешенә ия дә булган. 138 бүлекчә 30 млн сумлык ярдәм алган. 30 проект – 100 мең сум, 27 се – 150 мең, 28 проект – 200 мең һәм 53 е 300 мең сум күләмендә грант откан.
Тимур Сөләйманов сөйләвенчә, бу – балалар һәм өлкәннәрнең уртак инициативалары. Алар даими социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә юнәлдерелгән. Проектлар өчен иң популяр юнәлешләр булып волонтерлык, патриотлык, мәдәният-сәнгать һәм экология тора.
Арча районы гына да грант ярдәмендә 10 проектны тормышка ашырачак. Районның «Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлеге җитәкчесе Лия Ильина сүзләренә караганда, Яңа Кырлай авылының Г.Тукай исемендәге мәктәбе «Татарча экология» экологик үсеш мәйданчыгы проекты өчен 300 мең сум грант откан. Алар интеллектуаль ярышлар, иҗади конкурслар, марафоннар һәм экспертлар белән очрашулар уздыру өчен эко мәйданчык булдырачак. Ә Арча шәһәрендә эшләп килә торган «Алгарыш» яшьләр үзәге исә «Шуранбай» фестивален үткәрәчәк. Алар 150 мең сум грантка ия булган. Арчада 2026 елны «Тукай елы» дип игълан иткәннәр. Шуңа бәйле бу фестиваль тулысынча Г.Тукай иҗатына багышлана. Балаларга Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буенча аниме ясарга, костюмнар тегеп, фестивальдә катнашырга тәкъдим ителә.
Югары Ослан районының Советлар Союзы Герое Нәбиулла Зиннуров исемендәге мәктәптә укучылар «Эскиздан алып игелекле эшкә кадәр» проектын тормышка ашырачак. Грант ярдәмендә балалар җиһазлар сатып ала һәм тәҗрибәле осталардан һәм тегүчеләрдән белем ала алачак.
Югары Ослан районы «Алдынгылар хәрәкәте» катнашучысы Алинә Вәлиева сүзләренә караганда, кызыклы тәкъдимне аларга хезмәт дәресе укытучысы ясаган. 15 кыз төрле кием һәм аксессуарлар тегәргә булган. «Без беренче чиратта теккән әйберләребезне кемгә тәкъдим итә алуыбызны билгеләдек. Хәзер Махсус хәрби операция сугышчылары, инвалид балалар һәм картлар йортларындагы әби-бабайларны күз уңында тотып киемнәр тегәбез», – дип аңлатты кыз. Бу проект 300 мең сумлык грант откан.
Татарстанда мондый грантлар конкурсы булдыру тәкъдиме белән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Артур Орлов белән очрашу барышында чыга.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез