Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова шул хакта белдергән, дип яза “Российская Газета”.
Белгеч әйтүенчә, җәйге чорда төньяк һәм көньяк ярымшарларда грипп буенча эпидемиологик хәлләрнең катлаулы булуы күзәтелгән. Америка континентында – A(H3N2) гриппы, Азия илләрендә – 2009 елгы пандемия чорындагы кебек көчле A(H1N1) гриппы күзәтелгән. “Безгә гриппның шушы ике төренең дә килергә мөмкин булуы (һәм алар килер дә, мөгаен) турында сөйли бу. Болар – үзгәргән штаммнар. Бездә аларга карата тиешле иммунитет юктыр, мөгаен”, – дип өстәгән Попова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез