«Төркмәнстан халкы исеменнән Сезне күренекле казанышларыгыз һәм Россиянең икътисади, сәнәгый һәм фәнни-техник потенциалын ныгытуга, эре инфраструктура һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәнегез өчен Людвиг Нобель премиясе бирелү белән чын күңелдән котлыйм», – диелә мөрәҗәгатьтә.
Бердымөхәммәдов билгеләп үткәнчә, бу бүләк Миңнехановның югары профессионализмын, аның күпьеллык намуслы хезмәтен һәм Татарстанның социаль-икътисади, индустриаль, технологик һәм гуманитар үсеше өчен зур тырышлыкларын раслый.
Котлауда Татарстан Республикасы Рәисенең татар халкының борынгы, бай һәм үзенчәлекле мәдәниятен саклаудагы һәм арттырудагы казанышлары аерым билгеләп үтелә. Бердымөхәммәдов искәрткәнчә, Татарстанның күпмилләтле халкы тарафыннан зурлап билгеләп үтелә торган Сабантуй бәйрәме, шулай ук Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Татар кызы» бәйгесе үз тамырларына ихтирамлы мөнәсәбәтне һәм милли гореф-гадәтләрне үстерүгә омтылуны ачык күрсәтә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез